Терентьевларның парлы бәхет юллары
Чаллы шәһәреннән Нина һәм Иван Терентьевлар бер-берсен күз карашыннан, ярты сүздән аңлап, тату һәм матур пар булып гомер кичерәләр.
Нина — туганнан туышкан тутам, ерак түти кызы. Мәктәптә укыган чакта ук бик тырыш кыз иде ул. Хәтерлим әле, туган авылы Владимирда сигезьеллык мәктәп тәмамлап, безнең Усали урта мәктәбенә укырга килгәч, аның дәфтәрләре үрнәк булып, күргәзмәгә куела иде. Концертларда Нина Бачкованың җырлавы алкышларга күмелде. Чаңгы ярышларында да беренчелекне бирмәде ул. Рәсеме «Иң яхшы спортчыларыбыз», «Уку алдынгылары» дигән стендларда эленеп торды. Язуы матур булгач, класс стена газеталарына ул яза иде, һәм мин аның матур язуын әллә каян танып ала идем. 4-5 яшькә кечерәк булсам да, мәктәптә укыганда ук озын буйлы баянчы Иван Терентьев белән очрашып йөргәнен белә идем. Озын тәнәфесләрдә, комсомол кичәләрендә баянда вальслар уйнап, яшьтәшләрен биетә һәм җырлата торган Иван иде ул.
Нинаның, урта мәктәп тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлаячагы беркемне дә гаҗәпкә калдырмагандыр. Тик нигәдер ул вузга түгел, Чаллы педагогия училищесына укырга керде. Ул вакытта Усали мәктәбендә завуч булып эшләүче әнием аның бу гамәлен дөрес дип тапты. «Педучилище төпле белем бирә ул, аннары читтән торып укырсың», — диде аңа. Ул биредә дә тырышып укый, үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында актив катнаша. Иванын 2 ел армиядән көтеп ала Нина. Булачак җизнинең Казахстандагы Байконур космодромында хезмәт иткәнен яхшы хәтерлим. Космодромның үзендә, космонавтлар янында хезмәт итсен әле! Владимирга барганда Нина түтигә килгән открыткаларын, фотоларын бергәләп караганым да истә.
Нина түти педучилище тәмамлагач, автокаланың 49нчы мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, бер үк вакытта аңа китапханәче вазифасын да йөклиләр. Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган факультетын тәмамлап, югары белем ала. Ләкин югары белемле татар теле укытучысы булу теләге Нина Петровнага тынгы бирми. Икенче югары белем алу максаты аны Алабуга дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә китерә. «Өч дипломым бар, шуның өчесе дә гомер буе үземә хезмәт итте», — дип елмая Нина Петровна.
Өчәр меңнән артык укучысы булган шәһәр мәктәпләрендә эшләүче китапханәче хезмәте, рус мәктәбендә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Нина Терентьеваның тырышлыгы, эш нәтиҗәсе төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, дипломнар белән бәяләнә.
Бу укытучыны 79нчы лицей-интернетта тирән белемле педагог, мөлаем китапханәче дип кенә түгел, сәләтле җырчы буларак та яхшы беләләр. Кечкенәдән күңелендә моң йөрткән кешене җырларыбызның гомер буе озата килүе гаҗәп тә түгел. Мәктәп һәм шәһәркүләм чараларда аны һәрвакыт яратып тыңлыйлар һәм алкышлыйлар. Сүз уңаеннан, Нина Терентьеваның 1992 елда «Татар җыры» конкурсы дипломанты булуын да әйтеп узарга кирәк. Туган телгә хөрмәт тәрбияләү өстенә, сүз һәм җыр сәнгатенә дә мәхәббәт тәрбияли бу сәләтле укытучы. Шуңа да укучыларының да, коллегаларының да тирән хөрмәтен казана. Быел ул «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп үтү кирәк булыр, Нина Петровна — әниләр ягыннан 500 елдан артык педагогик стажыбыз булган династия вәкиле.
Әйткәнемчә, җырларга яраткан Нина тормыш иптәше итеп, баянчы егетне сайлый. Алар 1983 елда гаилә коралар. Башта КамАЗның двигательләр заводында алдынгы эшче, хәзерге вакытта «Тэмпо» холдинг компаниясендә югары квалификацияле белгеч Иван Григорьевич Терентьев — барыбызның да хөрмәтле һәм яраткан җизнәсе. Аның да намуслы хезмәте өчен бирелгән Мактау кәгазьләре бихисап.
Хезмәт сөючән, тырыш гаиләдә тәрбия алган балалар да югары белем алып, тормышта үз юлларын тапты. Кызлары Инна Чаллыда А. С. Пушкин исемендәге лицейны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Казан федераль университетына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамалый. Хәзерге вакытта халыкара логистика һәм таможня рәсмиләштерүе буенча югары квалификацияле чит телләр белгече. Уллары Руслан Кама политехника институтын тәмамлап, хәзер югары квалификацияле инженер-конструктор булып эшли. Икесенең дә тормыш иптәшләре — үзебезнең керәшеннәр. Нина һәм Иван Терентьевлар әле бүген дә хезмәт юлларын дәвам итәләр. Шулай булса да, 4 оныкларын тәрбияләргә вакыт табалар. Оныкларның яраткан әбиләре һәм бабалары алар.
Бу керәшен гаиләсенең, чыннан да, күпләргә үрнәк сыйфатлары бик күп. Туган авылларында уздырыла торган бәйрәмнәрдә дә көтелгән кадерле кунак әлеге пар. Аларны аш-суларда һәрвакыт сорап җырлаталар.
Үзара аңлашып, бер-берләренә киңәш биреп, киленнәр һәм кияүләр белән бербөтен булып яшәүче Терентьевлар гаиләсенә бәхетле киләчәк телим.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев