Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләкләрләрне ничек дөрес итеп язарга?

Киләсе елдан ниләр көтәсез? Теләкләрегез тормышка ашсын өчен аларны язып куегыз. Моны елның соңгы көннәрендә яисә ел башында эшләп кую яхшы

  1. Нәрсә теләвегезне төгәл билгеләгез

Теләгегез тормышка ашсын өчен, нәрсә теләвегезне төгәл аңларга кирәк. Ул шулкадәр көчле булырга һәм кымырҗып күңелегезне җилкендереп торырга тиеш. Шулай булмаганда аның чынга ашуы шикле.

  1. Киләчәк заманда түгел, хәзерге заманда

Теләгегезне язганда киләчәк заманда түгел, хәзерге заманда языгыз. Мәсәлән, «Мин Казанда үзем теләгән уңайлы йорт сатып алам».

  1. Башкаларга кагылырга тиеш түгел

Үз теләкләрегезне башка кеше белән бәйләргә тырышмагыз. Мәсәлән, «Камилнең миңа өйләнүен телим»  дип түгел,  «Мин яраткан кешемә кияүгә чыгам» дип язуың яхшырак. Бары үзегезгә бәйле теләкләр генә теләгез.

  1. Вакытын билгеләгез

Һәрбер эш төгәллекне ярата.  Вак теләкләр чынга ашсын өчен 2–3 ай вакыт та җитәр. Ә зур теләгегез чынга ашу өчен ел яки аннан да күбрәк вакыт таләп ителергә мөмкин. Шунлыктан вакыт чикләрен  теләкнең зурлыгына карап билгеләсәгез яхшырак булыр.

  1. Яхшы кәеф белән языгыз

Теләкләрне кәефегез булмаганда, авырганда, эшегез тыгыз булганда язарга тырышмагыз. Алда көн бетмәгән! Позитив рухта язылган теләкләр тизрәк чынга ашачак.

  1. Теләк акчага бәйле булмасын

Әгәр нәрсә дә булса сатып алырга телисез икән, «Аны алыр өчен шуның кадәр акча телим» дип түгел,  ә төгәл нәрсә теләвегезне әйтеп языгыз.

  1. Сер булып калсын

Үзегезнең план, теләкләрегез турында кемгә дә булса сөйләп йөрмәгез. Бәхет тә, теләкләр дә тынычлыкны ярата. Чөнки башкалар фикере хыял-теләкләрегездән кире кайтарып, аларның чынга ашмавына сәбәп булырга мөмкин.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев