Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләчедә «Моңнар агыла туган җирдә» халык иҗаты фестивале башланды

Фестиваль районның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә

Теләче районының Баландыш авылы мәдәният йортында «Моңнар агыла туган җирдә» дип исемләнгән районкүләм халык иҗаты фестивале башланды.

Фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, районның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә.

8 октябрьдә эстафетаны Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре кабул итеп алды. Монда да фестиваль концерты авыл мәдәният йорты каршында оештырылган көзге ярминкә һәм кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Биредә укучылар алып килгән көзге нигъмәтләрдән — тозлык һәм кайнатмалардан тыш, сөт ризыклары да сатып алырга була иде.Төрледән-төрле тозланган һәм маринадланган гөмбә консервлары, умарта балы әлеге төбәкнең бренды буларак кабул ителде, диелә хәбәрдә.

Сәгать ярымга сузылган җырлы-моңлы тамашаны авыл халкы белән бергә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та кызыксынып карады һәм азактан сәхнәгә күтәрелеп, мәтәскәлеләрнең чыгышына уңай бәя биреп, уй-теләкләрен дә җиткерде. Төбәкнең актив сәнгатькәрләре аның кулыннан җирлек башлыгының Рәхмәт хатларын кабул итеп алырга да өлгерде. 

 

Теләче Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев