Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләче районының Субаш авылында 12 июнь көнне Җапрак бәйрәмен уздырдылар

Салкын, болытлы һава, кискен җил, Тройсын бәйрәме өчен гадәти хәл инде ул

Субаш җирлегендә дә кояш бер чыгып, бер качып, көне буе куркытып торса да, бәйрәм рухын төшерергә ирек бирмәде. Ераклардан кайткан кунаклар, дуслар, туган-тумачалар бу көнне бер гаилә булып, Изге Тройсын бәйрәмен каршы алды.

Бәйрәм Субаш авылының данлыклы "Нардуган" керәшен фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аннан соң авылдашлар бер зур җыенга чыгып, авыл көенә мәйдан тирәли әйләнде. "Нардуган" ансамбленнән соң сүзне Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов алды. Алга таба бәйрәм кызыклы уеннар, шаярулар, матур номерлар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең махсус кунагы җырчы Илсур Шәйдуллин булды. Снежана Андрееваның җырлавын да халык яратып тыңлады.

Көн салкын дип тормады Субаш авылы халкы, рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, җырлады, уеннарга чыгып, призлы урыннар өчен көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев