Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләче районының Иске Карабаян авылы халкы “Тройсын” бәйрәмен көтеп ала

Тройсын хәзер Сабантуй бәйрәме кебек төрле уеннар, җыр-бию белән үтә

 Тройсынны халыкта яфрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган.

 Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән.

 Тройсын хәзер Сабантуй рәвешендә төрле уеннар белән үтә. 12 июньдә – атнакөнне  карабаянлылар Тройсынны бәйрәм итәргә җыена. Алар бәйрәмгә Татьяна Ефремованы, Ринат Рахматуллинны, Нина Елизарованы һәм тагын күп җырчыларны чакыра. Бәйрәмне Евгений Максимов алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев