Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Юшадыда уздырылган Ибану бәйрәмендә төрле милләт вәкилләре катнашкан

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәмендә керәшеннәр, татарлар, марилар, чувашлар, руслар бергәләп күңел ачканнар.

“Бәйрәмебез кунагы, Минзәлә Муниипаль районы башлыгы урынбасары Марк Токарев авылда яшәүче өлкән түти-дәдәйләрне котлады һәм тамырлары безнең авылга тоташкан Луиза Токарева җибәргән күчтәнәчләрне, тәмле чәк-чәкләрне тапшырды. Шулай ук, авыл җирлеге, район админстрациясе исеменнән, авылның иң өлкән кешесе – 86 яшен тутырып килуче Алексей Арзамасовка да хөрмәт күрсәтеп, бүләк бирделәр. 60 һәм 65 яшьләрен билгеләп үтүче юбилярлар авылдашыбызны һәрвакыт матди ярдәм күрсәтеп торучы спонсорыбыз Артем Арзамасов котлады”, – дип язды Наталья Чепкасова
Якын-тирә авыллардан үзешчән артистлар һәм Яңа Мәлкән авылыннан "Мәлкәнәй" халык фольклор ансабльләре үзләренең чыгышлары белән әлеге чараны тагын да ямьләндергән.
Бәйрәм кызыклы уеннар белән үрелеп барган. Бигрәк тә, ирләрнең тәбә тотып йөгерүләре, хатын-кызның чүкеч тотып кадак кагу осталыкларын күрсәтүләре кызыклы мавыктыргыч булган.
Бәйрәмдә керәшеннәр, татарлар, марилар, чувашлар һәм руслар бергәләп күңел ачканнар. Халыкның шундый бердәм, дус булуы сөендерә.фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев