Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада көмеш юбилей

21 апрель көнне Түбән Кама керәшен милли-мәдәни җәмгыяте шәһәрнең Халык иҗаты йортында 25 еллык юбилеен шаулатып уздырды. Бәйрәм күрергә килгән халык, бер-берсен Оло көн белән котлап, кызылга манган күкәйләр белән сыйланып, рәхәтләнеп ял итте.

Быелгы Оло көн узган еллардагыдан үзгә - өчләтә бәйрәм булды. Чөнки, Түбән Кама керәшен җәмгыяте һәм танылган "Сүрәкә" ансамбле төзелүгә быел 25 ел - көмеш юбилей. Әлеге күркәм датаны түбәнкамалылар, традиция буенча, иң якты, иң сөенечле Оло көн атнасында бәйрәм итте.

Чара, елдагыча, фойеда кызыл күкәй тәгәрәтү, такмаклар әйтешә-әйтешә түгәрәкле уйнау, биюләр белән башланып китте. Кунакларны ишек төбеннән үк "Асыл нәсел" ансамбле балалары "Христос терелеп торган" дигән сүзләр белән сәламләде. Концерт программасы матур, ялкынлы чыгышлар, тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды. "Сүрәкә" ансамблен юбилее белән котлап Түбән Кама районының Балчыклы авылы коллективы Оло көн күренешен сәхнәләштерде. Әлеге төбәк керәшеннәр күпләп яшәүче якларның берсе булып санала. Келәтле, Олы Аты, Нариман авылларында да милли бәйрәмнәребез уздырылып тора, Түбән Кама шәһәренең нигезендә дә ике керәшен авылы - Ак түбә белән Чәбия ята бит. Берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел, әмма аларны яхшылап "уятып" бетерәсе генә бар. Тукай районының Мәләкәс авылы "Питрау" балалар ансамбле һәм Чаллы шәһәренең "Карендәшләр" фольклор коллективы да күршеләренең сөенечләрен уртаклашып, сәхнә түрендә ут уйнаттылар. Моннан тыш, бәйрәмдә Түбән Каманың җыр һәм бию коллективлары да матур чыгышлары белән, кунакларны дәртләндерде. Танылган шагыйрь, китаплар авторы, Түбән Кама керәшен оешмасының актив члены Никифор Тукмачев тирән мәгънәле шигырьләрен укып, гармунда моңлы көйләр сузып, күңел кылларын кузгатты. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән танылган җырчы Вадим Захаров бәйрәмгә тагы да ямь өстәделәр.

Чирек гасыр буена үз халкыңны барлау, саклау, милли гореф-гадәтләрне югалтмый яшь буынга тапшыру җиңел генә бармагандыр. Тыныч һәм тотрыклы булмаган 90-нчы елларда беренчеләрдән булып бергә тупланып, оешып киткән әлеге җәмгыятьнең бүгенге көнгә кадәр гөрләп яши бирүе, чын мәгънәсендә, бик зур уңыш. Аңа бары тик ныклы команда һәм көчле җитәкчеләр белән, яхшылап уйлап эш иткәндә генә ирешеп була.

Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Эльвира Долотказина җирле керәшен җәмгыятен юбилее белән котлап, шактый еллар буе уздырылып, онытылып баручы гореф-гадәтләребезнең яңартылуы, халыкның иртәме-соңмы үзенең тамырларына кире кайтуы турында искәртте. Эльвира Рәфкатовна "Сүрәкә" фольклор ансамбле һәм "Асыл нәсел" балалар коллективы җитәкчесе, күптән түгел "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булган Валентина Тупаевага район администрициясе башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук хатларга Балчыклы авылы клубы һәм "Балчыклы җиңгиләре" ансамбле җитәкчесе Надежда Анисимова белән оешманың яшьләр бүлеге җитәкчесе Владислав Домолазов та лаек булды.

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова үзенең чыгышында Түбән Кама керәшен җәмгыяте төзелү һәм нәкъ тә шул елдан аларның 25 ел буена өзмичә Оло көн бәйрәмен үткәреп бару тарихын сөйләп узды. Керәшеннәрне үз шәһәрләрендә генә түгел, республика буенча танытуга зур көч куйган, яшьләр, балалар белән эшләүгә тиешле игътибар бирүче җирле керәшен җәмгыятенә һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага рәхмәт белдереп, киләсе юбилейларын яңадан-яңа уңышлар белән каршылауларын теләде. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, активист Климентий Кузьмин, "Сүрәкә" ансамбле солисткасы Тамара Фролова һәм шагыйрь Никифор Тукмачевларга Татарстан халыклары Ассамблеясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Нариман авылында "Тройсын" бәйрәме оештыручы Александр Павлов, районда яшьләр белән эшләүче, җәмгыятьнең идарә члены Лидия Тартмина, активистка Эльмира Гыйльметдинова Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Түбән Кама керәшен җәмгыятенең милләт хакына җан атып йөрүче карендәшләргә медальләр тапшыруы инде күп еллар буена матур традициягә әверелде. Бүген шундый бүләкне чыгышы белән Чәбия авылыннан булган, Түбән Кама шәһәре төзелүгә һәм үсешенә зур өлеш керткән, 50 елдан артык Россия транспорты өлкәсендә хезмәт куйган Александр Марковка тапшырдылар. Җәмгыятьнең Рәхмәт хатлары белән "Сүрәкә" ансамбленә һәрвакыт ярдәм күрсәтүче "Халык иҗаты йорты" директоры Александр Гнеденков белән 70 яшьлек юбилее уңаеннан, "Сүрәкә" ансамбле солисты, ире, гармунчы Петр Романович белән берлектә милли мирасыбызны саклау һәм пропагандалау буенча актив эш алып баручы Валентина Максеева бүләкләнде.

Ә инде 25 яшен тутырган "Сүрәкә" ансамбле сәхнә түрендә балкыды. Солистлар белән гармунчылар аерым чыгышлары белән дә куандырдылар. Киләчәктә дә бүгенгедәй югары дәрәҗәдә, этник мотивларга да өстенлекне арттырып, "Сүрәкә" яраткан тамашачысын сөендереп торсын иде дигән теләктә калам.

Бәйрәмнән фоторепортаж карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев