Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков вафат булды

Якыннары һәм гаиләсе белән беррәттән, Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчелеге һәм активистлары да Юрий Алексеевичны мәңгегә югалту ачысын кичерәләр.

Чыгышы белән шушы райондагы керәшен авылы Олы Атыдан булган Юрий Болтиковның туганнарының авыр кайгысын уртаклашып, Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова: “Керәшен халкы өчен бу – зур югалту. Аның бар гомере халыкка хезмәттә үтте. Гади, намуслы һәм үз эшенең чын остасы иде”, – дип билгеләп үтте.

Юрий Болтиков 2001 елдан торак-коммуналь хуҗалык системасында эшләгән. 2013 елдан хезмәт юлы “Татэнерго”ның филиалы булган Түбән Кама җылылык челтәрләрендә дәвам иткән, ә 2019 елдан әлеге предприятиене җитәкләгән. Узган елның декабрендә Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән.

Түбәнкамалылар аны иртәгә, 30 августта соңгы юлга озатачаклар. Иртәнге сәгать 8дән 9.30га кадәр Халык иҗаты йорты каршында халык аның белән хушлаша ала, ә сәгать унда Зур Афанас чиркәвендә отпевание булачак. Юрий Болтиковны шәһәр зиратында җирлиячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев