Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама Сабантуе батыры – керәшен егете

Керәшендә Сабантуйларда мәйдан тоткан танылган көрәшчеләр күп

Быел Түбән Кама муниципаль районы Сабантуеның төп бәйгесе булган милли көрәштә Алексей Журавлев баш батыр исемен яулады. “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыятендә өлкән электрик булып эшләүче Алексей Юрьевич – чыгышы белән Зәй ягындагы Төги авылыннан.

1965 елда оештырылган Түбән Кама районы тарихында керәшен ир-егетләренең беренче мәртәбә генә Сабантуйда батыр калуы түгел бу. Заманында Эрнест Федотов (чыгышы белән Сарман районының Ләке авылыннан)  – өч, Петр Марков (Түбән Кама районының Кече Җирекле авылыннан) – ике, Ленар Иванов (Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан) бер мәртәбә абсолют җиңүче булганнар иде.

Ә Түбән Кама төзелә башлаганчы биредә Ширәмәт районы булып, аның Сабантуйларында күп еллар Трудовой поселогыннан атаклы батыр –  тракторчы Федот Демидов мәйдан тоткан. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, Федот дәдәйнең улы Александр да, оныгы Вадим да көчле көрәшчеләр.

Вадим Демидов әле яшь булса да, быел Трудовойда һәм тагын берничә авылда батыр калды, ә Түбән Кама муниципаль районы Сабантуенда 90 килограммнан авыррак үлчәүдәге пәһлеваннар арасында өченче призлы урынны алды (беренче урында – инде телгә алган Алексей Журавлев, ә икенчесе – шулай ук, керәшен егете Константин Морозов  (Трудовой авылыннан).

Җиңелрәк авырлык үлчәүләрендә беренче-икенче урыннарны алучылар арасында да керәшен егетләре Сергей Парфенов (Каенлы авылыннан), Вячеслав Михайлов һәм Эдуард Петухов (шәһәрнекеләр) бар.

Ә Яков Тазов (Сарман районының Ләке авылыннан) көрәш ветераннары, ягъни 45 яшьтән узганнар ярышында беренчелекне яулады.

Виктор ШАДРИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев