Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре туган телгә багышлап җыр кичәсе уздырды

18 февральдә, “Халыклар дуслыгы” йортында, Түбән Кама шәһәренең керәшен этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте, “Халыкара туган тел” көне уңаеннан, концерт тәкъдим итте

Кичәдә “Сүрәкә” халык фольклор ансамбленең җитәкчесе – Ольга Вәлиуллина “Керәшенем, җырларыңны сакла” дип аталган программасы белән чыгыш ясады.

Халкыбызның йолаларын, тарихын, мәдәниятен еллар буенча саклап килүче байлык ул – тел. Җир йөзендә яшәүче бар халыкның да бәйрәмнәрен, йолаларын, туган телдә башкарылган җыруларсыз күз алдына да китереп булмый. Керәшеннәр дә элек-электән эш эшләгәндә дә, күңел ачканда да, күңелдәгеләрен җыр аша бер-берсенә җиткергән. Алар арасында моңлылары, шатлыклылары да булган. Бүген дә бу күркәм халкыбыз традицияләрен, җырларын саклап калу мөһим мәсьәлә. Шуның өчен җырларны, йолаларны яшь буынга кечкенәдән өйрәтергә тырышырга кирәк.

“Баш чишмә” ансамбле, “Җиз кыңгырау” яшьләр төркеме, “Асыл нәсел” балалар ансамбле, оста гармунчы Семен Гребенщиков, керәшен язучысы Анастасия Усачева, “Сүрәкә” халык фольклор ансамбленең ветераннары – Мария Савельева, Елена Амирова, Галина Гилязова чыгышлары кичәне бизәде.

Түбән Кама керәшеннәр җәмгыяте идарәсе җитәкчесе – Тамара Баһаветдинова концерт программасының режиссеры – Ольга Вәлиуллинага, артистларга зур рәхмәтен белдерде. Ата-бабалардан калган бу җыруларның йөрәккә үтеп керүен, аларның профессиональ дәрәҗәдә башкарылуын искәртеп үтте. Ул үзе дә, концерт дәвамында, артистларга кушылып, җырлап утырды, биеп тә алды. Бу җырлардан һәркемнең күңелендә рәхәтлек, җылылык, үз халкы өчен горурлык хисләре тугандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев