Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре мирасы "Мәдәни маршрут"та катнаша

Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбе “Мәдәни маршрут” дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесендә катнаша

Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбе белем бирү оешмаларының музейлар арасында уздырыла торган “Мәдәни маршрут” дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесендә катнаша. Мәктәптә урнашкан “Халкымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган өлкә музее 1995 елдан эшли. Музейга нигез салучы – татар теле укытучысы Зөлфия Нәфыйкова. Хәзерге көндә музей җитәкчесе вазифасын география укытучысы Алевтина Даутова башкара.

“Тәҗрибә уртаклашу һәм яшь буынга милли мәдәниятне җиткерү максатын күздә тотып, без укучылар белән керәшен хатын-кыз һәм ир-ат киемнәрен җентекләп өйрәндек. Мирасыбызны искә төшердек, яңарттык. Әлеге бәйгедә 468 эш арасыннан 50се иң яхшылар исемлегенә керде, ә җиңүчеләр өчәү генә булачак. Хәзерге вакытта тавиш бирү бара”, – диде музей җитәкчесе Алевтина Петровна.

Тавыш бирү 2022 елның 1 октябрендә тәмамлана. Шушы сылтама аша тавыш биреп була. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев