Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама егете Денис Степанов "Күпмилләтле Татарстан" бәйгесендә җиңү яулаган

26 февраль көнне "Е.Н.Королёв исемендәге Түбән Кама политехника көллиятендә" "Күпмилләтле Татарстан" дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшләр бәйгесенең ахыргы туры булып узды.

Чараның беренче турында Татарстаннның 25 дәүләт автоном hөнәри белем учрежденияларыннан 45 укучы катнашып, шуларның бары тик 27 генә ахыргы турга үтү бәхете тигән. Конкурста катнашучылар Татарстан территориясендә бергәләп яшәп килүче рус, татар, удмурт, чуваш, керәшен һәм башка халыклар турында фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар.

Бәйгедә керәшеннәргә багышланган фәнни эшләре белән Түбән Кама шәһәренең Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең студентлары, керәшен егете Денис Степанов һәм Лилия Имангулова чыгыш ясадылар. Фәнни эшләре өчен алар III нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

"Бу эшкә безгә татар теле укытучысы Шарифуллина Эльвира Мавлетзяновна юнәлеш бирде. Мин кызыксындым һәм катнашырга теләк белдердем. Фәнни эшебездә без керәшеннәрнең Покрау, Качману, Пасха, Питрау бәйрәмнәре һәм милли костюмыбызның үзенчәлекләре турында сөйләдек. Болай конкурс ике этаптан торды. Беренчесендә без эшләребезне реферат формасында җибәрдек. Эшебезне тикшергәннән соң безне икенче этапка чакырыдылар. Чыгышыбызны жюри членнары һәм килгән кунаклар бик җылы кабул итте ", - дип сөйләде Денис. Керәшен егетебезне бу уңышы белән котлыйбыз! Алга таба аннан да зуррак үрләрне яуларга дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев