Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Биштә ветеранны котладылар

Түбән Биштә Ватаныбыз тынычлыгын саклауга үзенең лаеклы өлешен керткән, зур хөрмәткә лаек ветеран яши. Ул - Лев Яковлевич Ермолаев, ветеран бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара: төрле очрашуларда катнаша, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итә

Лев Яковлевичка бүген 90 яшь тулды. Ул - Түбән Биш авыл җирлеге территориясендәге бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны. Авылда аны бик хөрмәт итәләр. Аның оста куллары белән  авыл зиратында часовня төзелде, башка күп кенә эшләр башкарылды. Алабуга һәм Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң ул авылда 40 елдан артык математика, физика, технология укытучысы булып эшли, 17 ел Түбән Биш мәктәбе директоры булды.

Юбиляр бүген купсанлы котлаулар кабул ите. Ул яшәгән йортка кунаклар сыймады дисәк тә, дөрес булыр. Аны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән  аның урынбасары Валерий Акатьев котлады.Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир  Путинның Рәхмәт хатын, район җитәкчелеге бүләкләрен тапшырды.

Юбилярны шулай ук хәрби комиссариат, авыл җирлеге башлыгы Дамир Насартдинов, авыл мәктәбе коллективы, “Форпост”  оешмасы җитәкчелеге һәм яшьармиячеләр, балалары, туганнары, якыннары  котлады.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

Фото: Зәй офыклары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев