Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Бишнең Әлмәндәре – Лев Ермолаев

– Бүләк алуга караганда, күбрәк аны бирергә яратам. Сентябрь аенда миңа 90 яшь тула. Юбилеем уңаеннан туганнар-дусларга үзем ясаган урындыкларны таратырга җыенам. Кешеләрне сөендерү – үзе бер рәхәт бит ул, – ди Зәй районының Түбән Биш авылында яшәүче Лев Ермолаев. Туган көннәрендә барлыгы 500ләп утыргыч бүләк иткән ул.

еннән дә биткә маска әзерлим. Аның өчен, җиләк суын йомырка агына кушып, яхшыла
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kosmetologka-baryp-ukollar-kadatudan-kurkam
еннән дә биткә маска әзерлим. Аның өчен, җиләк суын йомырка агына кушып, яхшыла
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kosmetologka-baryp-ukollar-kadatudan-kurkam
еннән дә биткә маска әзерлим. Аның өчен, җиләк суын йомырка агына кушып, яхшыла
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kosmetologka-baryp-ukollar-kadatudan-kurkam
еннән дә биткә маска әзерлим. Аның өчен, җиләк суын йомырка агына кушып, яхшыла
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kosmetologka-baryp-ukollar-kadatudan-kurkam

– Бу уй 80 яшь тулгач туды. Урындык һәрвакыт кирәк бит. Утырып аяк киеме киясеңме, мунчада юынасыңмы… Мунчага бер кеше өчен икене ясыйм. Берсе утырырга, икенчесе табак куярга. Идәнгә утырып юыну чисталык ягыннан да  килешә торган гадәт түгел. Туганнарым,  балаларым мунчаны да бик ярата. Өч кызым бар. Тоттым да бүләк әзерли башладым, – ди Лев Яковлевич.

Быелгы  юбилеена 39ны ясаячак, 23се әзер икән инде. Берсен 2-3 көндә башкарып чыга.  Ашыгып эшләми, үзе дә чыштыр-пыштыр эшләгәнне җене сөйми. «Бөтен җирдә тәртип булсын. Төгәллекне яратам. Эштән куркырга кирәкми», – ди ул. Кешеләргә заказга эшләми. Барысын да бүләккә өләшә.  Менә шундый юмарт  булып чыкты әле Лев дәдәй. Ничектер ул безгә Түбән Бишнең Әлмәндәре кебек тоелды. Тормышны ярата, остаханәсендә җир җимертеп эшләп йөри.

Июнь аенда 39 метр тактаны  ышкылап шомарткан. Аны 1 метрлы кисәкләргә бүлгән. Урындыклар әзер булгач,  һәрберсенә атап, исемнәрен яза. Хәзер  тизрәк бүләк өләшү сәгатен көтә.

Бүләкләр урындыклар белән генә чикләнми. Өй түрендә төрле зурлыктагы сәгатьләр, картиналар урын алган. Аларның һәрберсенә агачтан аслыклар эшләп куйган. Гомер буе физика укыткан, мәктәп директоры булып эшләгән Лев Ермолаевның агач белән дуслыгы яшьлектән килә. Өенең тәрәзә кашагаларын үзе ясаган. Хәзер инде моңа ихтыяҗ юк, ди.

–  Кулның бер киселмәгән өлеше дә юк иде минем. Армиядән кайткач, ап-ак кухня  шкафы ясадым. Аның пыяласын Алабугадан  кадәр күтәреп кайттым. Буявы да купмаган, шул килеш әле.  Ничә ел хезмәт итсә дә,  өр-яңа кебек. Мәктәптә бераз хезмәт дәресләре дә укыттым. Балта эшен ташлап тордым да пенсиягә чыккач, кабат тотындым, – ди Лев дәдәй.

Өендәге картиналар арасында иң кадерлесен кулына ала: «Монысы 60 ел буе иңне-иңгә куеп яшәгән, шәфкать туташы булып эшләгән хатыным мәрхүмә Аннага бүләк иткән идем». Ул берничә ел элек бакыйлыкка күчкән. Аның белән аңлашып, тату  яшәгәннәр. Лев Ермолаев әйтүенчә, бүген гаилә кыйммәтләре югала бара. Яшьләр  аерылышу турында бик  җиңел уйлый. Төптән уйлап, бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк.

90 яшькә җитсә дә, күз тимәсен, егетләр кебек әле үзе. Яшьлегендә үзен  спортның төрле төрләрендә сынап караган. Футбол белән барып чыкмаган. Гимнаст буласы килгән, борынын җәрәхәтләгәч туктаган. Штанга  күтәрү дә озакка сузылмаган. Ә менә чаңгыны рәхәтләнеп шуган. Гомерендә бер тәмәке дә тартмаган. Яшь калуының серен  тормышны, кешеләрне яратудан күрә. Ясаган чәе суынса суынган, әмма кеше гозерен беркайчан да кире какмаган ул. Гел ярдәм итеп яшәргә тырышкан. Хәзер өеннән чыгып йөрми, ләкин зиратны тәртиптә тотар өчен  авылдашлары белән өмәләр оештыра. Дөнья яңалыкларын күзәтеп бара.

– Зиһенегез яхшы, көчегез бар. Бу яшьтә укыта алыр идегезме? – дип сорыйм Лев Яковлевичтан.

– Хәзер эшләп булмас инде. Без укытканда, программалар гади иде. Тормышның үсеше дә шулкадәр генә булган. Хәзер электрон заман бит. Интернетны белмим. Оныклар: «Бабай, давай, өйрән инде», – диләр. Кирәген тапмагач, кызыксынмыйм. Мәктәптә электрон такталар, дәреслекләр… Башыңа төшсә, кая барасың, өйрәнәсең инде, – дип җавап бирде ул.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сәрия Мифтахова, "Ватаным Татарстан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев