Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Биш Яңа елга әзерләнә

Яңа ел бәйрәмнәренә авылларны бизәү, төрле-төрле сыннар ясау Зәй районының күп авылларында күптәннән килгән матур традиция булып тора

Түбән Биш җирлегендә дә ел саен авылларны, мәдәният йортлары тирәләрен бизиләр. Биредә быел да, һәр елдагыча, авыл мәдәният йорты тирәсен Яңа елга бизәүгә зур тырышлык куйганнар.

Түбән Биш мәдәният йорты каршында төрле хайваннар, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннары ясаганнар. Бик матур, бик күркәм килеп чыккан! Барын да зәвык белән эшләгәннәр. Бигрәк тә киләсе ел символы – Үгез бик тә килешле чыккан. Аңа бүгенге көн вазгыятенә туры китереп маска да киертеп куйганнар.

Биредә бик матур күренеш - могҗизалы әкият иленә эләккәндәй буласың. Бу сыннарны һәркем сокланып карый. Аларны күңел җылысын салып, гади авыл халкы, мәдәният, авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре иҗат иткән.

- Яңа ел алдыннан урамнарга бәйрәм төсе кертергә, әйләнә-тирәне матурларга кирәк. Ел саен кабатланмаска тырышып, төрле сыннар ясыйбыз. Без бу эштә катнашучыларга бик рәхмәтле. Илдар Гыйльфанов – безнең алыштыргысыз скульпторыбыз, Руслан Әсәев безгә һәрвакыт ярдәм итәргә ашыга, Алия Гыйльфанова – рәссам-бизәүче, хезмәттәшләребез Рөстәм Шиһабетдинов, Лариса Кузнецова, Илгиз Әхмәдиев һәм дә инде җирлек башлыгы Дамир Вәгыйзович Насретдиновтан торган команда бу эшне башкарып чыктык. Һәм ул бик күркәм килеп чыкты, - ди Түбән Биш мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев