Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Биш мәдәният йорты үзешчәннәре район фестивалендә “Пуля” комедиясен күрсәткәннәр

Спектакльдә авыл үзешчәннәре катнашкан

Зәй район мәдәният йорты авыл мәдәният учреждениеләренең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары арасында Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышлап "Зәем - минем туган җирем" дип аталган район театр иҗаты фестивален оештыра. Фестиваль кысаларында Түбән Биш мәдәният йорты Данил Салиховның "Пуля" моңсу комедиясен тәкъдим иткән. Бу турыда "Зәй офыклары" яза.

Спектакльдә Назим Минһаҗев (Әсгать Фәттахович), Гөлназ Хәлиуллина (Зәйтүнә), Алина Микаилова (Гөлсем), Лариса Кузнецова (Ана), Гөлнара Шиһабетдинова, Зөлфия Хәйруллина (шәфкать туташлары), Разил Гәрәев (Зәйтүн Җәмилович) катнашкан.

Назим абый Минһаҗев хәтта Шыкмай авылыннан кар-буран дими көн дә репетицияләргә йөргән. Авыл халкы декорацияләр булдыруда ярдәм иткән.

Фестиваль кысаларында беренчеләрдән булып Түбән Биш мәдәният йорты үзешчәннәре Данил Салиховның “Пуля” комедиясен тәкъдим итте.

Зәй район мәдәният йорты авыл мәдәният учреждениеләренең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары арасында Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышлап "Зәем - минем туган җирем" дип аталган район театр иҗаты фестивален оештыра.
“Фестивальнең максаты – муниципаль район территориясендә яшәүче халыкларның теләрен саклап калу, туган телгә һәм театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, халыкны театр мәдәниятенә, драматургия, әдәбиятка тарту, районда яшәүче талантлы шәхесләрне ачыклау”, - ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.
Жюри хөкеменә беренчеләрдән булып Түбән Биш мәдәният йорты Данил Салиховның "Пуля" моңсу комедиясен тәкъдим итте.
Авыл үзешчәннәре катнашында куелган әлеге спектакльне тамашачы җылы кабул итте. Назим Минһаҗев (Әсгать Фәттахович), Гөлназ Хәлиуллина (Зәйтүнә), Алина Микаилова (Гөлсем), Лариса Кузнецова (Ана), Гөлнара Шиһабетдинова, Зөлфия Хәйруллина (шәфкать туташлары), Разил Гәрәев (Зәйтүн Җәмилович) үз рольләрен күңелләре аша үткәреп, тамашачыга уңышлы җиткерделәр.
Һәр авылда талантлы һәм актив кешеләр бар. Һәм алар эштән соң вакыт табып мәдәният хезмәткәрләренә ярдәмгә килә. Бу гамәлләре зур хөрмәткә лаек. Назим абый Минһаҗев хәтта Шыкмай авылыннан кар-буран дими көн дә репетицияләргә йөргән. Шулай ук авыл халык да декорацияләр булдыруда ярдәм иткән. Ә күләгә театрын тамашачылар тетрәнеп, хисләнеп карадык, диләр.
Эштән соң гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетиияләргә йөргән авылдашларына клуб директоры Наталья Вәлиәхмәтова да бик рәхмәтле. Һәрберсенә рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар телим, ди ул.
“Һәвәскәр артистларның осталыгы елдан-ел үсә. Бу башкару осталыгында, сәхнә, музыкаль бизәлештә дә чагыла. Спектакльләр кую, халыкны җәлеп итү, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Түбәнбишлеләр спектакльне югары дәрәҗәдә башкарды”, - дип артистларга югары бәя бирде Гүзәлия Гатина.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/zai370/zy-rayonynda-zem-minem-tugan-irem-festivale-start-aldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев