Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Биш мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен грамоталылык сәгате уздырды

2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан шәһәр-район мәдәният йортларында күптөрле чаралар оештырыла

Түбән Биш мәдәният хезмәткәрләре “Мәгълүмати грамоталылык” дигән әңгәмә оештырды.
Чарада өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. Күпләр өеннән чыкмыйча гына төрле түләүләрен башкара, кирәкле документларын ясата, ерак чит илләрдәге туганнары һәм якыннары белән аралаша, табибларга һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиратка языла. “Әңгәмә барышында интернет нәрсә ул, интернет-бәйлелек нәрсәсе белән куркыныч, мошенниклардан саклану, ялган танышулар турында фикер алышынды. Слайд-презентация ярдәмендә чарада катнашучылар 2021 елда Россиядә иң популяр 10 социаль челтәрне белде, алар арасында Одноклассники өченче урынны били, икенче урында - Instagram һәм беренчелектә – ВКонтакте”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фото Түбән Биш мәдәният йортыннан.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев