Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төбәкара Троицкий фестивалендә керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады

8 сентябрь көнне Башкортстанның Бакалы районында фольклор коллективларның III төбәкара Троицкий фестивале узды.

Зур чарада керәшен мәдәниятен Татарстанның Мамадыш районыннан "Урагай" һәм "Җиңгәчәйләр", Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан "Гумыр" һәм "Ностальгия", Башкортстанның Бакалы районыннан "Сөнәкәй", "Идәш баш" һәм башка ансамбльләр тәкъдим итте.

Программа буенча, фестивальдә катнашучылар башта Дияшево авылының Преображения Господня храмында булдылар. Кунакларны иман йортының настоятеле протоиерей Владимир Кун каршы алып, чиркәү буенча экскурсия уздырды.

Фестивальнең ачылу тантанасы Бакалы районының мәдәният сарае каршында узды. Биредә кунакларны һуш исле ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Шунда ук "Осталар шәһәре" дип исемләнгән халык һөнәрчеләре күргәзмәләре һәм милли ишегаллары оештырылган иде. Кунаклар әлеге матурлык белән хозурланып кына калмыйча, тәмледән-тәмле төрле милләт ризыклары белән сыйлана да алды.

Троицкий фестиваленең гала-концерты район мәдәният сараеның сәхнәсендә гөрләде. Фольклор ансамбльләр халкыбызның матур җыруларын яңгыратып, тамашачыда соклану хисләре уятты.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз, әлегә фестивальдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Юлия ГУБИНА

Алиса Спиридонова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев