Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Таяк кемгә?

2014 елның соңгы көннәрен ваклаганда, керәшен яшьләре тормышына тагын бер яңалык килеп керде. Ул, безгә кечкенәдән таныш әбәк уенын хәтерләтә. Аның башында, һәр эштә дә җитешергә тырышучы Чаллы егетләре Артур Салахиев белән Виктор Агапов тора. "ВКонтакте" челтәренең "Кряшены" группасында оештырылган әлеге эстафета бик мавыктыргыч булып чыкты. Чакырылган кеше үзенең керәшен...

2014 елның соңгы көннәрен ваклаганда, керәшен яшьләре тормышына тагын бер яңалык килеп керде. Ул, безгә кечкенәдән таныш әбәк уенын хәтерләтә. Аның башында, һәр эштә дә җитешергә тырышучы Чаллы егетләре Артур Салахиев белән Виктор Агапов тора.

"ВКонтакте" челтәренең "Кряшены" группасында оештырылган әлеге эстафета бик мавыктыргыч булып чыкты. Чакырылган кеше үзенең керәшен киемнәрендә төшкән фотосын куя, #якряшен #минкерәшен хештекларын язып, эстафетада әле катнашырга өлгермәгән ике керәшенгә "таякны тапшыра"... Чакырылган беркем дә читтә калмаска тырыша. Һәркөн саен берсеннән-берсе матур фотолар күңелләрне
сөендереп тора. Әлеге эш керәшен халкын башкаларга да таныту максаты белән башкарыла һәм һәрберебез анда үз урынын алырга тиеш.

Егетләребезгә әлеге идеяләре өчен рәхмәт. Файдалы эшләрегез артып торсын, ә активлыгыгыз кимемәсен!


Галина Константинова - эстафетаны Елена Кирилловадан алып, Алина Федотова белән Юлия Губинага тапшыра...


Елена Чулакова - эстафетаны Алиса Спиридоновадан алып, Мария Сергеевага һәм Эдуард Даниловка тапшыра...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев