Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Карпова: "2021 елда 85 яшемне тутырдым"

2021 ел кайсы ягы белән хәтерләрдә кала? Яңа 2022 елны ниндирәк уй-хыяллар белән каршы алалар?

Татьяна КАРПОВА, Сарман районының Наратасты авылы:

– Үтеп киткән 2021 ел минем өчен истәлекле булды – Питрау көнне 85 яшемне тутырып, 86ыма аяк бастым. Туган көнемә ерак Себер якларында яшәүче олы малаем Володя да кунакка кайтты. Барлык туганнар, күрше-тирә, балалар җыелды. Безнең яшьтә һәр туган көнгә шатланып, улларың һәм кызларыңны, киленнәрең һәм кияүләреңне, оныкларыңны күреп сөенеп көн үткәрәсең.

Үземне бәхетле кешегә саныйм. Балаларым – “әни”, кияүләрем – “әби”, кода-кодагыйларым “Татый кодагый” дип, өзелеп торалар. Оныкларымның нәни уллары һәм кызлары да “карт әби” дип, тирә-ягымда йөгереп кенә йөриләр.

Мин үзем Ләке авылыннан килен булып төшеп, Наратастында гомер кичердем. Картым Купи белән тату булдык, тигезлектә картайдык. Аны соңгы көннәренә кадәр сабый баладай карап, җитәкләп йөрдем.

Төп йортта улым Михаил һәм киленем Галина тәрбиясендә яшим. Кайчак өйдә дүрт буын җыелабыз: балаларым, оныкларым һәм инде аларның да үз балалары. Барыбыз да исән-сау һәм сәламәт булып, тормышта булганына шөкер итеп яшәсәк иде. Яңа 2022 елда ил-көннәр тыныч, дөньялар имин, кешеләр бәхетле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев