Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова "Мирас" халыкара конкурс-фестиваленең Гран-присын алды

Яшь җырчы "Мирас" халыкара конкурс-фестиваленең төп призын алды

"Кряшен чибяре — 2016", яшь җырчы Татьяна Ефремова "Мирас" халыкара конкурс-фестиваленең Гран-присын яулады. Бу турыда җырчы социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтлары аша хәбәр итте.

"Мирас" халыкара конкурс-фестиваленең гала-концерты 19 мартта Самара шәһәрендә узган. Конкурста 500 дән артык кеше катнашкан. Татарстан, Башкортстан республикалары, Пенза, Оренбург, Әстерхан һәм Ульян өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, дистанцион рәвештә Италия, Швеция, Канада һәм Чехиядән дә катнашучылар булган.

Жюрида Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Винера Ганиева, Башкорстан һәм Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Хәмитов, Самараның "Ялкынлы яшьлек" бию төркеменең баллетмейстры Рәшит Гыйззәтуллин һәм башкалар бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев