Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Дусманова: «Халкыбыз иҗатын саклап калуны кайгырткан һәммә кешегә рәхмәт»

Беренче апрель көнне Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында ветераннар арасында VIII «Балкыш» фестиваленең зона туры узды.

Сәләтләрен күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашып, шундый ук тиктормас «өченче яшь» вәкилләре белән көч сынашырга дип үзешчән артистлар Әгерҗе, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга, Тукай районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килде. Кунакларга хөрмәт күрсәтеп, безнең район артистлары алардан соң, ә чаллылар иң соңгылары булып чыгыш ясады.
Шул рәвешле, үзләренең чыгыш ясау вакытларын көткән арада, башкалар көндәшләренең чыгышларын карап, үзләре белән чагыштыра, фикерләрен туплый, хәтта бераз дулкынлана да алдылар.
Тамашачыларга боегып, моңсуланып утырырга туры килмәде. Һәр чыгыш артык сузылмыйча, күз ачып йомганчы диярлек тиз узып китте.

Өлкән яшьтәге үзешчән артистларыбыз осталыкларын кимчелекләрсез, менә дигән итеп күрсәтте. Алар вакыт регламентына да сыешты, номерларны да төрле жанрда, композициядә төзелгән иде. Шунысы да билгеләп үтәргә кирәк: алар Тукай районында яшәүче төрле милләт халыкларының биюләрен, җырларын да тәкъдим итте.
Жюри составында Римма Ибраһимова һәм Георгий Ибушев кебек мәртәбәле, атаклы артистлар да бар иде.

Татьяна Дусманова, фольклор коллектив җырчысы, Борды авылы:
— Бүген без «Яңа өйләремнең түрендә» дигән, туган авыл турындагы керәшен җыруын җырладык. Җырга күп еллар, аның авторы да хәтта билгесез. Әлеге җыр авылыбызның бер гимны инде ул. Безнең «Борды» коллективында бар кешенең дә тавышлары яхшы, һәммәсе дә сәләтле. Озак еллар безне Вера Рамазанова җитәкләде. Хәзер исә безнең белән хормейстер Елена Маслова шөгыльләнә. Керәшен фольклор коллективы 1985 елда, авылда мәдәният йорты ачылган мәлдә оешты. Шул вакыттан бирле аның тик торганы юк. 2012 елда безгә халык коллективы исеме бирелде. Һәр биш ел саен без ул исемне исбатлап торабыз. Безнең өчен җан атып торган, халкыбызның иҗатын саклап калуны кайгырткан һәммә кешегә рәхмәт әйтәсе килә. Менә бүген дә, безнең белән залда авыл җирлеге башлыгы Роза Николаевна бар. Ул безгә монда килер өчен транспорт белән дә булышты.

Фестивальнең зона этабында исә Тукай районының дәрәҗәсен күтәрүче номерлар тәкъдим ителде. Хәзер менә нәтиҗәләр көтәсе генә кала. Җиңүчеләр исә фестивальнең финал өлешенә Казанга барачак.


Лия Мәрдегалләмова, «Якты юл»
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев