Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итү башланды

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлекләре аркасында сайлау участогына килә алмаган кешеләр янына үзләре рәхим итәчәк.

8 март көнне Татарстанда сәламәтлекләре аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмаган кешеләрдән гаризалар кабул итү башланган.

Өйдә тавыш бирү турында гариза тапшыру өчен, сәламәтлегенә бәйле проблемалары булган кеше, үзенең участок сайлау комиссиясенә шалтыратып әйтергә тиеш. Ул чагында участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучы янына үзләре киләчәк.

Участок сайлау комиссияләренә 18 мартка - 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Соңрак мөрәҗәгать итүчеләрнең Россия Президентын сайлауда катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм калуы ихтимал.

МА "Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев