Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда сугарулы мәйданнар арта

Безнең республикада мелиорацияне үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Шуңа күрә дә ел саен сугару мәйданы 4-5 мең гектарга арттырыла. Татарстан дәүләт советы председателе  урынбасары Марат Әхмәтов  шул хакта әйткән.

Дәүләт советының экология, табигатьтән файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте комитетының  Лаеш районындагы Нармонка авылында  уздырылган күчмә утырышында ул: “2010 елда махсус программа булдырдык. Шуның нигезендә, Татарстанда ел саен сугару мәйданын 4-5 мең гектарга артып бара... Басуларны сугару игенчелектәге югары технология белән бергә барырга тиеш. Аның өчен орлык – яхшы, җир – әйбәт эшкәртелгән, үсемлекләрне саклау чаралары күрелгән булырга тиеш”, – дип искәрткән.

“Татмелиоводхоз” идарәсе җитәкчесе Марс Хисмәтуллин соңгы 50 елның 35е коры килгәнен телгә алып,  сугару өчен кирәк булган буаларның дәүләт хисабына төзекләндерелүе турында сөйләгән. 

Республикада соңгы 10 елда 450 гидротехник корылма төзекләндерелгән. Сугару мәйданнары 32 мең гектарга җиткерелгән. Сугару җайланмасы алган очракта, тотылган чыгымны (70 процентына кадәр!), субсидия буларак, кире кайтару мөмкинлеге бар. Боларга – насос станциясе, су сиптергеч җайланма һ.б. керә. Ә сугарулы мәйданга торба сузуга тотылган акчаның 50 процентын кайтарырга була икән. Аның өчен махусус программада катнашырга кирәк (проект-смета документациясен “Тататмелиоводхоз”  идарәсе белгечләре  эшләп бирә ала).

Соңгы 10 елда Татарстанда мелиорациягә 8 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән. Республикадагы елгалар, күлләр һәм буалар сугару мәйданын 400 мең гектарга җиткерү мөмкинлеге бирә.

Фото: https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев