Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда шикәр комы да, он да җитәрлек

Республикадагы ике шикәр заводында, резерв буларак, барлыгы 11 мең тонна шикәр комы әзерләнгән

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, 2021 елның көзендә безнең республика кырларыннан 1,2 миллион тонна шикәр чөгендере җыеп алынган.  Шикәр чөгендере уңышы буенча Татарстан – илдә тугызынчы урында.

Зәй һәм Буа шикәр заводлары республиканы яңа уңышка кадәр җитәрлек күләмдә шикәр белән тәэмин иткәннәр инде.

Икмәк-күмәч җитештерү тармагы, шулай ук, балалар бакчалары, мәктәпләр, картлар йортлары һәм башка социаль объектлар өчен елына 2,3 тонна шикәр китә. Аның өчен республикада әлеге продуктны алдан ук 3 мең тонна күләмендә әзерләп куялар.

Икмәкнең “социаль сорты”на булган бәяләрнең артуына юл куймау максатыннан, республикада ипи пешерү белән шөгыльләнә торган предприятиеләргә 300 миллион сум субсидия бирү күздә тотыла. Бездә 85 икмәк-күмәч җитештерү предприятиесе бар. Аларның кайберләре бу төр продуктны җитештерүне тагын да арттыра төшәргә җыеналар.

“Он белән тәэмин итү буенча бернинди проблема да күрмибез, ә инде мондый хәл килеп туган икән, резерв булдырырга дигән карарга килдек. Ярма буенча аерым бер резерв һәрвакыт бар, аның ике айлыгы да булачак. Товар белән даими рәвештә тулыландырып тору өчен, әйләнештә акча була”, – дигән фикер белдергәннәр әлеге министрлыкта.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев