Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узачак

Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Сайлау вакытында җәмәгать контроле киңәйтелә. Татарстан Иҗтимагый палатасының сайлау участокларында үз күзәтүчеләрен билгеләргә хакы бар. Без күзәтүчеләр шактый күп булыр дип уйлыйбыз. Инде бүген үк республикада Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы миссиясен тәкъдим итүче халыкара күзәтүчеләр эшли. Шулай ук Белоруссия һәм Россия Берлегенең Парламент җыены, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре (һ.б.) килүен дә көтәбез», - дип хәбәр итте ул.

Кунаклар республика территориясендә тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү процессын күзәтәчәк. Аерым алганда, Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләренең килүе көтелә.

МА "Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев