Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар саны кимегән

2024 елның гыйнварында Татарстанда никахын рәсми теркәүчеләр һәм аерылышучылар саны кимү теркәлгән.

Республиканың социаль-икътисади хәле турында Татарстанстат әзерләгән докладта шулай диелә.

Агымдагы елның гыйнварында республикада 1006 никах теркәлгән. Гаилә корырга теләгән парлар 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 69га азрак булып чыккан.

Шул ук вакытта, төбәктә 1038 аерылышу очрагы теркәлгән, бу 2023 елның гыйнварыннан 109га азрак.

2024 елның беренче аенда Татарстанда никахлар һәм аерылышучылар саны бертөрле диярлек булган.

Узган елда никахларын рәсмиләштерүчеләрнең дә, аерылышу очракларының да кимү тенденциясе күзәтелгән.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Идел буе федераль округының башка субъектлары фонында Татарстанда аерылышулар дәрәҗәсенең нинди булуы хакында сөйләгән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев