Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак

Татарстанда май аенда транспортта йөрү бәясенең артуы турында кисәттеләр

Май аенда җәмәгать транспортында йөрү бәясе Казанда һәм Татарстанның Әлмәт, Түбән Кама һәм Минзәлә районнарында артачак, дип хәбәр итә "Татар-информ". Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә тарифларны үзгәртүгә гаризалар Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә районнары башкарма комитетларыннан бирелгәне турында әйтелгән. Алар инфляция, ягулык-майлау материалларына, энергия чыганакларына, шиналарга һәм запас частьләргә бәяләр арту, шулай ук хәрәкәт составын яңарту кирәклеге белән аңлатылган. 

Шулай итеп, Казанда транспорт чаралары салоннарында акчага сатып алынган билет 36 сум булачак. Исәп-хисап һәм транспорт картасы белән түләгәндә юл бәясе 31 сум булачак. 100 тапкыр транспортка утыруга исәпләгән озак вакытлы кулланылышлы билет буенча бер транспортка утыра 23 сумга төшәчәк.

Түбән Кама һәм Әлмәт районнарының җәмәгать транспортында йөрү - 28 сум, Минзәлә районында барлык категория гражданнар өчен юл йөрү бәясе 20 сум булачак.

Яңа тарифлар регулятор карарлары рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач, үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев