Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда күпләр көткән программа эшли башларга мөмкин

Яшьләр министрга эш урыннары булдыру белән бәйле тәкъдим-проектлары хакында сөйләделәр

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов вакытлыча эш урыннары булдыру өчен  яңа программа кирәк дип саный. Бу хакта ул 3 сентябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университеты паркында яшьләр белән очрашуда әйтте. Казан яшьләре министрга эш урыннары булдыру белән бәйле тәкъдим-проектлары хакында сөйләделәр.

Дамир Фәттахов үзенең чыгышын яшьләрне яңа уку елы белән котлаудан башлады. Ул мондый очрашуларның башка районнарда да уздырылганын һәм җыелуның мөһим булуын әйтте.

"Яңа уку елы белән барыгызны да котлыйм. Студент чоры - һәр кешенең күңелендә сагынып искә ала торган, күңелле чор. Һәрвакытта да үз көчегезгә ышанып, алга атлагыз. Нәрсә кирәген һәм киләчәктә нинди һөнәргә өстенлек бирүегезне алдан уйлагыз", - диде ул.

Дамир Фәттахов актив яшьләрнең Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегенә, дәүләткә әйтәсе килгән тәкъдимнәре күп булуын әйтте.

"Без районнарда еш булабыз, яшьләрне иң борчыганы - эш урыннары булмау. 12 август көнне Черек күл паркында Казан яшьләре белән очраштык, бик күп проектлар тыңладык. Шушы көннәрдә аларны гамәлгә ашыру буенча эшлибез. Иң беренче чиратта, яшьләрне вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Аларның күбесе җәйге ялларда акча эшләргә, мөстәкыйль булырга, аралашу даирәсен киңәйтергә, эш тәҗрибәсе тупларга тели. Очрашуда 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган яшьләр катнаша. Мондый очрашулар аларның тәкъдим-проектларын тыңлау, эш урыннары белән бәйле проблемаларның чишү юлларын эзләү, тормышка карашларын белү өчен мөһим. Бүген без һәркемне игътибар белән тыңларга, яшьләрнең алдынгы идеяләрен тормышка ашыру өчен чыганаклар булдырырга, матди яктан ярдәм итәргә тырышачакбыз. Күптән түгел генә урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре белән очраштык, аларның фикерләрен тыңладык. Алар эшчеләр сорап мөрәҗәгать иткәндә, без кемнәрне тәкъдим итәргә кирәклеген алдан белергә тиеш. Шуңа күрә яшьләр белән элемтәдә торырга кирәк. Хәзер яшьләрнең проектларын тыңлыйбыз, аларның идеяләре киләсе җәйгә яңа программалар булдырырга ярдәм итәчәк", - диде Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Министр һәм аның урынбасарлары яшьләрнең һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм, үз фикерләрен әйтте. Алар интернет сайтлар булдыру буенча ярдәм сорадылар, вакансияләр урнаштыру өчен бердәм чат булдырырга кирәклеген әйтте.

Кукмарадан Булат Ганиев мәктәп балаларын, студентларны эшмәкәрләр белән таныштыру өчен, төрле оешмаларга экскурсияләр оештыру идеясен тәкъдим итте. Аның фикеренчә, укучылар мәктәптә үк булачак һөнәрләре хакында кайгыртырга тиеш.

"Әти-әниләр, укытучылар минем бу идеямне хуплар иде. Мәктәп укучылары Казанга музейга, театрга экскурсиягә килә. Алар рухи азык һәм мәгълүмәт туплыйлар. Ни өчен шундый экскурсияләрне эшмәкәрләр беләндә оештырмаска әле. Минемчә, балаларга ошар иде. Беренчедән, вакытлары файдалы уза. Икенчедән, булачак һөнәрләре хакында уйланалар. Безнең оешма дизайн белән шөгыльләнә, мин аларга үзебезнең һөнәрнең нечкәлекләре хакында сөйләр идем. Әлеге эшне башлап җибәрү өчен бары тик транспорт кына кирәк, министрлык шул яктан ярдәм итсен иде", - диде ул.

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев