Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүчеләрне яшен һәм көчле җил турында кисәттеләр

Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Яшенле яңгыр, җил секундына 15-20 метр тизлектә фаразлана. Шул ук вакытта эсселек сакланачак.

Бүген, 14 августта, республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Сишәмбе, 15 августта, республикада кабат кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр җил фаразлана. Көндез һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Искәртик, урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүен кабат озайттылар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев