Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүчеләрне дүрт көнлек эш атнасы көтә

7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Март аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә – 8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган көн, дип искәртте Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт (Роструд). 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Быел бәйрәм эш атнасы уртасына – чәршәмбе көнгә туры килә. Шуңа күрә эш календарендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бер көн бүлеп бирелгән, ялларны күчерү каралмаган, дип аңлаттылар федераль хезмәттә.

Исегезгә төшерәбез, быел ял һәм бәйрәмнәр календарен Россия Хөкүмәте 2022 елның августында чыгарган иде. Татарстанда биш көнлек эш атнасында ике ял көне булган очракта быел эшли торган 244 көн булачак, шуларның 6сы бер сәгатькә кыскартыла. Ял көннәре саны 121 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән 17се – эш көне булмаган бәйрәм көне.

ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев