Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда этник уен кораллары җитештерү эксперименталь остаханәсе ачылырга мөмкин

Мәдәният министры Ирада Әюпова Идел буе һәм Урал халыкларының Урта гасырлар музыкаль мирасын торгызу юлын этник музыка уен коралларының эксперименталь остаханәсен ачуда күрә.

Министр фикеренчә, Идел буе һәм Урал халыкларының Урта гасырлар музыкаль мирасын торгызу мәсьәләсе алдыбызда тора. монда традицион музыка уен коралларын җитештерүнең презентация мәйданчыгы булмау проблемасы да бар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«ЦУМда Халык һөнәрчелеге үзәге ачканда бу мәсьәлә искә алыначак. Мәйданчыкларның берсен этник музыка кораллары җитештерү өчен эксперименталь остаханә яки ачык лаборатория итеп күрәбез. Биредә тальянка, курай, думбыра, кылкубыз, гөслә, ятаган, танбур, дәф һәм башка уен кораллары җитештерелә ала», — диде ул.

«Бу мәсьәләдә осталар базасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә яңартылачак», диде министр чыгышында.

• Татарстанда Фән һәм фәнни-технологик үсеш елын истә тотып оештырылган утырышта фән буларак культорология мәсьәләләре һәм мәдәният учреждениеләренең бу юнәлештәге эшчәнлеге каралды.

• Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Əхмәдиева һәм башкалар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев