Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бензин бәясе янәдән арткан

Агымдагы елның 15-22 апрелендә Татарстанда барлык маркалардагы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.

Барыннан да элек, АИ-98 маркалы бензинның (1,36 процентка) бәясе артты, хәзер аның литры 67,82 сум (моңа кадәр 66,91 сум иде) тора.

АИ-92 маркалы бензин – 0,36 процентка (литры 49,33 сумнан 49,51 сумга кадәр), АИ-95 бензины 0,33 процентка (литры 53,17 сумнан 53,35 сумга кадәр) кыйммәтләнде.

Дизель ягулыгы исә нибары 0,09 процентка артты, хәзер аның литры 59,80 сум (моңа кадәр 59,85 сум иде) тора. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итә. 

1 марттан Россиядә бензинны экспортлау янә тыелды, ул узган елның 17 ноябреннән гамәлдән чыгарылган иде. Чикләүләр 31 августка кадәр үз көчендә калачак. РФ вице-премьеры Александр Новак ачыклык керткәнчә, әлеге чара нефть продуктларына ихтыяҗны (ул якын арада барлыкка килергә мөмкин) тигезләргә тиеш.

Искәртеп узабыз, Татарстанда март аенда инфляция бер елга күчереп исәпләгәндә 7,28 процентка кадәр акрынайды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев