Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда аномаль эсселекне уртача һава торышы алыштырачак

Температура +28 градустан да югары күтәрелмәячәк

Бу атнада Татарстанда аномаль эсселекне уртача һава торышы алыштырачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Бүген, 24 августта, Татарстанда республика территориясе аша үтүче атмосфера фронтлары аркасында һава торышы тотрыксыз була, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр, боз ява, җилнең көчәюе көтелә. Температура +26 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Чәршәмбегә каршы төндә, 25 августта, фронт йогынты ясый торган зонада урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +11.. +16, көндез +22.. +27 градус тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 26 августта, төбәктәге һава торышын антициклон билгели. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итсә, көндез +23..+28 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 27-28 августта, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысында кала, явым-төшем ихтималы аз. Температура фоны сизелерлек үзгәрми: төнлә +10.. +15, көндез +21..+27 градус җылы булыр дип көтелә.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев