Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 500 гектарлап урман утырту планлаштырыла

Барлыгы 43 млн сумлык үсенте Кукмара, Мамадыш, Питрәч һәм Саба районнарында утыртылачак.

Татарстанда урман үсентеләрен баскычлап, ясалма терраса рәвешендә 493,2 гектар мәйданда утыртачаклар. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Утырту эшләрен башкару "Саба урман хуҗалыгы"на йөкләнгән, заказчысы - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, болар электрон аукцион нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Эшләрне башкаруның гомуми суммасы - 43 млн сум.

1 гектар мәйданда 2963 данәдән дә ким булмаган санда агач утыртылырга, аларның арасы 0,75 метр калырга тиеш, дип белдерә белгечләр. Ылыслы һәм йомшак яфраклы агачлар 3кә 1 исәбеннән утыртыла. Эррозиягә каршы урман үсентеләре 493,2 гектарда булачак. Техник биремдә күрсәтелгәнчә, үсентеләр утырту мәйданының яртысы диярлек (239,7 гектар) Саба районына туры килә.

Контракт имзалангач та эшләр 20 көн эчендә башланып китәр, дип планлаштырыла.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев