Татарстанда -23 градуска кадәр салкынайта
Бу атнада Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Һава температурасының кинәт үзгәрүе, шулай ук кар явуы көтелә
«Безгә атмосфера фронты белән циклон киләчәк. Шул сәбәпле, кар явуы көтелә», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.
Иртәгә Татарстане кар көтелә, ә һава температурасы -15 градустан төшмәячәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 12 һәм 13 гыйнварда уртача салкын һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, урыны белән -23 була, ә көндез —6..-13 градус.
Моннан тыш, пәнҗешәмбе кар көтелә һәм атмосфера басымы түбән булачак. Шул көннән Татарстанда җылыта башлый. Җомга көндез һава температурасы -4..-9 градус була, төнлә — 5-12 градус салкын. Һава торышы болытлы һәм карлы булачак.
Шимбә шундый ук һава торышы саклана. Якшәмбе көндез -7 градуска кадәр салкын көтелә.
Фото: pixabay.com
ВТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев