Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

Режим 9 январьга кадәр дәвам итәчәк

20 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

Документ нигезендә, 1-3-нче класслы пиротехника җиһазларын куллану тыелачак, билгеленгән территорияләр, бенгаль утлары һәм хлопушкалар бу очракта искәрмә булып торачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр иткән. Пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юллары искәрмә булып тора), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта куллану тыелачак.

Янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар физик затларга — 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә (юридик затны рәсмиләштермичә) — 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр артачак.

Янгынга каршы махсус режим 9 январьга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев