Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан юлларында машина йөртүчеләрне уята торган тавыш полосалары барлыкка килгән

Әлегә бу полосалар 8 чакрым юлда урнаштырылган.

Татарстанда тавыш полосалары урнаштыра башладылар, алар ЮХИДИ планы буенча руль артында йоклап киткән машина йөртүчеләрне уятырга тиеш. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештырылган Хөкүмәт комиссиясе утырышында сөйләде.

Ленар Габдрахманов сүзләренә караганда, бу - сынау проекты. Хәзерге вакытта М7 трассасының 8 чакрымында шундый полосалар урнаштырылган. Алар озынча һәм буйга эшләнгән.

Ленар Габдрахманов хәбәр иткәнчә, бер метр тавыш полосасы якынча 120 сум тора. Аны ясау өчен Мәскәүдән махсус техника кайтарылган.

Бу полосалар юл һәлакәтләре еш булган урыннарга куелган. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу полоса буенча барганда барлыкка килгән тавыш һәм вибрациядән руль артында йоклап киткән машина йөртүче уяныр дип исәпли.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев