Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Россиядә алдынгы урынны били

Илдәге авыл хуҗалыгы җирләренең — 2 проценты, ә авыл хуҗалыгы продукциясенең 4 процентка якыны Татарстан өлешенә туры килә.

2022 ел нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе буенча республикабыз — Россиядәге алдынгы биш төбәк арасында. Сөт җитештерүдә дә Россия субъектлары арасында беренче урынны билибез. Илдә җитештерелә торган сөтнең 6 проценттан артыграгы Татарстан өлешенә туры килә. Республикабыз, шулай ук, илдә төп продукт булган ит, бөртеклеләр, бәрәңге, күкәй һәм шикәр чөгендере җитештерү буенча да беренче унлыкка керә. 

Россия Федерациясе субъектларындагы инвестицион климат рейтингында да безнең Татарстан, тотрыклы рәвештә, беренче өчлекне алып тора. Бу аңлашыла да, чөнки башка төбәкләрдән аермалы буларак, республикабызда федераль салым буенча өстенлекләргә ия 7 махсус мәйданчык эшли. Республикада ике аерым икътисад зонасы — «Алабуга» һәм «Иннополис», шулай ук, социаль-икътисад үсеш ягыннан алга киткән 5 территория — Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск бар.

Республикабыз делегациясе белән Төркиянең бәйсез промышленниклары һәм эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчелегенең Истанбулда булган очрашуында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әнә шул мәгълүматны җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев