Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы көне якынлаша

Быел Республика көнен бәйрәм итү 28 август көнне үк башлана. Бу көнне 19.00 сәгатьтә "Казан Арена" стадионында, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте белән, "Хор Турецкого" коллективының 25 еллыгына багышланган "Җыр бәйрәме" киң күләмле мәдәни-күңел ачу чарасы уздырыла. 29 августта Кремль яр буенда "Мәдәниятләр мозаикасы" I республика этноконфессия фестивале үткәрелә. Фестиваль...

Быел Республика көнен бәйрәм итү 28 август көнне үк башлана. Бу көнне 19.00 сәгатьтә "Казан Арена" стадионында, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте белән, "Хор Турецкого" коллективының 25 еллыгына багышланган "Җыр бәйрәме" киң күләмле мәдәни-күңел ачу чарасы уздырыла.

29 августта Кремль яр буенда "Мәдәниятләр мозаикасы" I республика этноконфессия фестивале үткәрелә. Фестиваль вакытында казанлылар һәм башкала кунаклары төрле мастер-классларда катнаша, концерт карый, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныша алачак.

29-30 август көннәрендә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә "Казан фанфаралары" IV Бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале була.

М.Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында зур гомумшәһәр бәйрәме оештырыла. Биредәге чаралар 11.00дән 14.00 сәгатькә кадәр уздырыла.

30 август көнне 12.00 сәгатьтә Бакый Урманче скверына килүчеләр күренекле татар рәссамнары белән таныша һәм аралаша алачак.

Бу көнне Казанның Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамында 13.00 сәгатьтә "Уйна, гармун!" халык иҗаты бәйрәме үткәрелә.

"Казан" халыкара атлы спорт комлексы ипподромында 15.00 сәгатьтә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы була.

Бәйрәмнең төп мәйданнарының берсе "Казан Арена" стадионы алдында урнашачак.

Көндезге 12 сәгатьтә монда патриотик зур концерт программасы башлана. 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шул ук мәйданда татар эстрадасы йолдызлары концерты була. 18.00 сәгатьтән исә Казанның популяр коллективлары, "Созвездие - Йолдызлык" һәм "Студентлар язы" фестивальләре җиңүчеләре катнашында яшьләр өчен кичке концерт программасын тамаша кылу мөмкинлеге булдырыла. Анда шулай ук җырчы Юрий Антонов, "Прогульщики", "А-Студио" төркемнәре чыгышы көтелә.

20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янындагы мәйдандагы ачык һавада, Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР дәүләт симфоник оркестры катнашында, "Казан көзе" V халыкара опера фестивале уздырыла.

Киң күләмле бәйрәм чаралары 22.00 сәгатьтә Казансу өслегендә зур салют белән төгәлләнер дип көтелә. Салютны "Казан" гаилә үзәге территорисендә һәм "Казан Арена" стадионы янындагы транспорт чаралары өчен каралган мәйданда карау уңайлы булачак, дип саный бәйрәмне оештыручылар.

"Татар-информ" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев