Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Рәисе керәшен карендәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт бүләкләре, традицион рәвештә, Республика көне алдыннан тапшырыла.

«Сезнең һәркайсыгызга, Ватанга лаеклы хезмәт итүегез, үз эшегезгә тугрылыклы булганыгыз һәм иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез барыгыз да үзегезнең хезмәтегез һәм талантыгыз белән танылдыгыз», — дип әйтеп үтте ул.

Татарстан фән эшлеклеләре, мәгариф, спорт, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, социаль тармак хезмәткәрләре, зур холдинглар һәм промышленность предприятиеләре җитәкчеләре, судьялар берләшмәсе, прокуратура һәм эчке эшләр органнары вәкилләре, идарәчеләр һәм эшкуарлар дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. 

Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артисты Владимир Васильевка — «Татарстан Республикасының халык артисты», артист-вокалист Светлана Гашыйгуллинага (Матвеева) «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Фотолар: ТР Рәисе сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы! Керэшеннэр булдыралар