Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан приставлары үзләре исеменнән ялган хатлар тарату турында кисәтә

Алдакчылар электрон почта аша, булмаган бурычны түләп бетерүне таләп итеп, хатлар җибәрә башлаган

Татарстан приставлары гражданнарны Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе исеменнән ялган хатлар таратулары турында кисәтә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Мошенниклар электрон почта аша булмаган бурычны түләп бетерү таләбе белән хатлар җибәрә. Шулай ук хатка билгесез счетлар күрсәтелгән файл яки вируслы кушымта беркетәләр.

Суд приставлары хезмәте бурыч турындагы мәгълүмат хатларын электрон почта аша җибәрмәве турында искәртә. Физик һәм юридик затларның бурычлары турындагы барлык мәгълүмат Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында (http://fssprus.ru/) һәм аның территориаль органнары сайтында “Банк данных исполнительных производств” бүлегендә генә урнаштырыла.

Фото: fssprus.ru

"Татар-Информ" МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X