Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин: Пенсияне индексацияләү һәр гражданин өчен индивидуаль булачак

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 2019 елда кемнәрнең пенсиягә чыгасын, кемнәр өчен индексация көтелгәнен һәм пенсия яше алдында булучыларга нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде

Татарстан халкының пенсиясе өчен 205 млрд сум
- Эдуард Яфасович, узган елга йомгак ясап әйтсәгез иде, сезнең бүлек нәрсәләрне тормышка ашыра алды?
- 2018 ел илебезнең пенсия системасы өчен үзенчәлекле һәм Пенсия фонды органнарына куелган бурычлар күләме буенча да эчтәлекле булды. Без барлык бурычларны да тулы күләмдә һәм закон тарафыннан билгеләнгән вакытта үтәдек.
2018 елда татарстанлыларга 11 млн 151 мең күләмендәге пенсияләрне, пособиеләрне һәм башка социаль түләүләрне каршылыксыз түләдек. Бүгенге көндә чыгым буенча бюджет 205 млрд сум тәшкил итте.
Традицион рәвештә гыйнвар, февраль, апрель һәм август айларында пенсияләрне, пособиеләрне, бер мәртәбә түләнә торган акчаларны индексацияләдек. Эшләүче пенсионерларның пенсиясен корректировкалауны уздырдык.


Пенсиягә өстәмә льготниклар, авыл кешеләре һәм эшсезләргә кагылачак
- Пенсия алучыларны быел нәрсәләр көтә?
- Быел эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 7,05 процентка индексацияләнәчәк. Республикада мондый 800 мең граждан бар. Шулай ук 2019 елда индивидуаль пенсия коэффициенты индексациядән соң 87,24 сум, ә билгеләнгән түләү 5 мең 334,19 сум булачак.
Шуңа игътибар юнәлтәсем килә: кабат санау һәр гражданин өчен дә индивидуаль. Әгәр гражданин 2018 елда 15 мең сум пенсия алган икән, аның өчен индексация суммасы якынча 1 мең сум булачак. Ә ай саен 10 мең алып барган гражданинның пенсиясенә якынча 700 сум өстәләчәк.
Эшләмәүче пенсионерларга үзләренең өстәмә түләү суммасын белү өчен иминият пенсиясен һәм билгеләнгән түләүне (өстәмә түләүләрне һәм льготаларны исәпләмичә) 1,0705, ягъни 7,07% тапкырларга кирәк.
Быелның 1 гыйнварыннан эшләмәүче, авыл хуҗалыгында 30 еллык эш стажы һәм авыл җирендә яшәүче гражданнарның да пенсиясе артачак. Татарстанда шушы шартлары үтәлгән 50 меңгә якын кеше бар.
Билгеләнгән түләүдән 25%, ягъни 1 мең 333 сум артачак. Бу сумма I һәм II группа инвалидлар һәм иминият пенсиясе алучылар өчен. Ә III группа инвалидлар өчен ул 667 сум булачак.
Бу гражданнарга пенсия органнарына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды белгечләре бу исәпләүләрне фондтагы мәгълүматлар нигезендә мөстәкыйль рәвештә эшли. Әгәр гражданның авыл хуҗалыгында эшләү буенча өстәмә документлары бар икән, ул аларны пенсия алу урынындагы территориаль идарәгә алып килә ала.
Льготникларның да пенсия акчасы артачак. 1 февральдән бер тапкыр түләнә торган акчаларның һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексациясе сугышта катнашучыларга, инвалидларга, Чернобыльдә булучыларга һәм башка федераль льготникларга кагылачак. Бу түләүләрне Татарстаннан якынча 340 мең кеше алачак.
1 апрельдән дәүләтнең пенсия белән тәэмин итү буенча һәм социаль пенсияләрне индексацияләү булачак. Мондыйлар республикада якынча 82 мең кеше. Фаразлар буенча, индексация проценты 2,4% тәшкил итәчәк.
1 августтан традицион рәвештә без эшләүче пенсионерларның пенсиясенә корректировка ясыйбыз. Бу алар өчен эш бирүче түләп барган взнослар нигезендә эшләнә. Бу сумма өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән.


Кемнәр пенсиягә вакытыннан алда чыгачак?
- Быел пенсия яшен арттыру турында закон кабул ителде. 2019 елда кемнәр пенсиягә чыгачак?
- Пенсия яшен арттыру этаплап һәм әкренләп эшләнәчәк. Быел 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ирләр өчен ярты елга арттырылачак. Ягъни, хатын-кызга гыйнвар аенда 55 яшь тулган икән, ул пенсиягә 2019 елның июль аенда китәчәк.
Шулай ук ике өстәмә шарт үтәлергә тиеш: тиешле минималь стаж булырга һәм минималь индивидуаль аенсия коэффициенты җыелган булырга тиеш. 2019 елда бу 10 ел стаж һәм 16,2 коэфициент. Әгәр гражданин балларны һәм стажны җыеп бетерми икән, ул пенсияне барыбер алачак, ләкин ул социаль пенсия булачак һәм 5 кенә ел түләнәчәк.
2019 елда алдан пенсиягә чыгучылар бернинди үзгәрешсез чыгачак. Куркыныч һәм зыянлы хезмәт шартларында эшләүчеләргә, шулай ук Ерак Төньякның аз санлы халыклары вәкилләренә пенсия яшен арттыру кагылмады.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен яңа категорияләр дә барлыкка килде. Бу өч яки дүрт бала тапкан хатын-кызлар. Иминият стажы зур - 37 һәм 42 ел булган хатыннар һәм ирләр. Болар пенсиягә билгеләнгән сроктан ике ел алдан чыга ала. Ягъни, 2019 елда бу арттырылмаячак - хатын-кызлар өчен 55 һәм ирләр өчен 60 яшь булачак.


Пенсия яше алдындагылар өчен Пенсия фонды социаль льготалары булдырды
- Бу елның тагын бер яңалыгы – льготникларның яңа категориясе: пенсия яше алдындагылар. Пенсионерларның кулында белешмә яки таныклык бар, пенсия яше алдында булучыларга нишләргә?
- Пенсия яше алдында булучыларга льгота вакыты, яңа пенсия яше кергәнче, 5 ел алдан керәчәк. Бу категориягә караучы татарстанлыларга пенсия яше алдында булулары турында белешмә алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми. Чөнки фонд һәм ведомстволар арасында электрон элемтә бар.
Шулай ук Пенсия фонды пилот проекты да эшләде – бу цифрлы карта. Аның ярдәмендә социаль җаваплы бизнес кешене пенсионер яки пенсия яше алдында булуын аера алачак. Проект Пенсия фондының мобиль кушымтасы аша эшли һәм уникаль QR-код рәвешендә гражданинның статусы турындагы мәгълүматка ия.
Смартфон экраныннан кодны уку пенсионер яки пенсия яше алдында булган гражданинның хокукларын билгеләргә ярдәм итә. Дәүләт һәм коммерция оешмалары тарафыннан тиешле булган льготаларны, ташламаларны һәм башка төрле социаль ярдәмне күрсәтә.
Шулай ук пенсионерлар һәм пенсия яше алдындагылар өчен товарларга һәм шәхси тәкъдимнәргә ташламалар бирү өчен QR-кодны сканерлау технологиясен кертү дә планлаштырыла.


Ана капиталы ярдәмендә Татарстанда туучылар саны 20 процентка арткан
- Узган ел ана капиталын куллануда яңалыклар керү белән аерылып торды. Татарстанда айлык түләүләрне теркәүчеләр күп булдымы?
- Июньдә ана капиталына 250 меңенче сертификатны тапшырдык. Ә узган елда ана капиталын куллануда яңа ике юнәлеш барлыкка килде. Бу икенче бала тугач ана капиталын ай саен түләп бару. Шулай ук бала карау өчен хезмәтләргә, шул исәптән шәхси хезмәтләргә түләү.
Безнең республикада якынча 4 мең гаилә яңа мөмкинлектән файдаланган һәм балалар бакчасына, яслегә ана капиталы акчасын түләгән. Бу ана капиталы белән балалар бакчасына түләүгә шактый ихтыяҗ булуын күрсәтә. Ә ана капиталыннан айлык түләүләргә килгәндә, моңа теләк белдерүчеләр 350 дән артык булды.
Ана капиталы программасы башланганнан бирле Татарстан Республикасында сертификатлар 264 меңнән артык гаиләгә тапшырылды. Акчаларны 210 мең гаилә тулысынча кулланган. Бу бик зур сан. Программаны тормышка ашыру башланганнан бирле, Татарстанда туучы балалар саны 20 процентка арткан һәм бу сан әле дә үсүен дәвам итә.
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы 2021 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы күләменә тагын 2020 елда индексация ясаячаклар. Шуннан соң ул 470 мең 241 сум булачак. Димәк, икенче бала көтүче гаиләләргә моны әлеге программа кысаларында тормышка ашыру мөмкинлеге бар.


Пенсия фондының өстенлеге – электрон дәүләт хезмәтләре
- Хәзер барлык индексацияләр һәм исәпләүләр автомат рәвештә башкарыла. Ә Пенсия фонды хезмәтләреннән өйдән чыкмыйча да кулланып була. Сезнең фонды хезмәткәрләре гражданнарны электрон хезмәттәшлеккә ничек җәлеп итә?
- Чыннан да, интернет-технологияләр алга киткән, цифрлашу һәм ясалма интеллект шартларында клиентлар белән эшләү формасы төп өстенлек булып санала. Бу читтән торып, дистанцион һәм интерактив хезмәттәшлек. Болар гражданнар өчен уңайлы һәм финанс, вакыт, транспорт чыгымнары таләп итми. Бүген безнең өстенлек – электрон дәүләт хезмәтләре.
Бердәм идентификация һәм аутентификация хезмәтләре күрсәтү үзәкләрен (ЕСИА) ачу дөрес һәм актуаль бурыч булды. Алардан башка электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне 70 прцентка җиткерү күтәрә алмаслык бурыч булыр иде.
2,5 ел эчендә Пенсия фонды органнары хисап язмасында 550 мең граждан расланды. Бу республикада яшәүче барлык халыкның 35 проценттан артыгы. Аларның расланган хисап язмасы бар.
Пенсия фондының Татарстан бүлеге 2013 елдан ук хезмәтләрне читтән торып күрсәтү өчен барын да эшли. Шушы вакыттан башлап эш бирүчеләр барлык эшләүче пенсионерларның пенсиягә чыгу көненә бер ел кала документлар пакетын тәкъдим итә. Бу безгә персональ хисапка төзәтмәләрне үз вакытында кертергә ярдәм итә.
Без пенсияләрне персональ хисап буенча билгеләүче пилот проектта катнаштык. Шәхси кабинетыгызда үзегезнең эш урыннарыгыз турында мәгълүмат күрәсез һәм алар белән килешәсез икән – бу җитә. Мондый очракта документлар пакетын тапшыру нигә? Бу технологияләрне һәм кәгазь вариантлардан котылу сәбәпле, республикада пенсия билгеләү һәм бирү турындагы гаризаларның 93 проценты электрон рәвештә бирелә.
Шулай ук Татарстан гражданнарына уңайлы булсын өчен без медик-социаль экспертиза органнарында консультация пунктлары ачтык, аларны ЕСИА хезмәте күрсәтү үзәкләре итеп җиһазландырдык. Бу шунда ук шәхесне раслау өчен кирәк. Бу безгә гражданнардан бер тапкыр түләнә торган акча өчен гаризаларның якынча 87 процентын электрон рәвештә алырга ярдәм итә.
Узган елда без виртуаль клиент хезмәтләре терминалларын камилләштердек. Соңгы, флагман 4.0 версиясен булдырдык. Анда ЕСИА аркылы контакт-үзәк операторына клиентның экранын көзге рәвешендә күрсәтеп идентификация ясау функциясе бар. Бу бик уңайлы һәм Пенсия фонды сайтында онлайн режимда гражданнарга констультация бирергә ярдәм итә.
Иң популярлары – Пенсия фондының мобиль кушымтасы. Бүген аны иң популяр Android и iOS операция системаларыннан йөкләргә була. Кушымтада персональ хисап торышы турында, индивидуаль коэффициентлар, пенсия баллары, стаж һәм тиешле льготалар турында мәгълүматны белергә була. Шунда ук мөрәҗәгатьләр тарихы һәм калькулятор да бар. Аны теркәгәннән бирле кушымтаны 600 мең тапкыр йөкләгәннәр.


Гражданнар күпфункцияле үзәкләргә берничә сорау белән мөрәҗәгать итә ала
- Шәхси кабул итү мөмкинлеге сакланамы?
- Әйе, үзенчәлекләрне истә тотып, шәхси кабул итү актуаль булып кала. Безнең кабул итү – соңгы клиентка кадәр. Әйтик, узган елда бездән гражданнардан миллион мөрәҗәгать теркәлде. Аларның 470 меңе дәүләт хезмәтләре, 123 меңе белешмә һәм документлар, 174 меңе консультация һәм якынча 240 меңе башка сораулар буенча иде.
2018 ел клиентлар белән эшләүнең яңа – экстрерриториаль һәм тормыш ситуациясе принциплары белән дә истә калды. Ягъни 2018 елның 1 февраленнән гражданнар Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына, теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Бу яшәү урынына бәйле түгел. Пенсия фондының территориаль органнарында тормыш ситауциясе принцибы буенча берничә сорау белән бер тәрәзәдә кабул итү оештырылды.
Бездә кабул итүнең норма вакыты 15 минуттан артмый. Моңа алдан язылу, шулай ук белешмәләргә һәм документларга заказ бирү һәм соңыннан аларны чиратсыз бирү исәбенә ирешәбез. 2018 ел нәтиҗәләре буенча кабул итүгә алдан язылу һәм белешмә белән документларга заказ бирү хезмәтеннән 550 мең граждан файдаланган.
“Ваш контроль” системасы буенча дәүләт хезмәтләреннән гражданнарның канәгать калу күрсәткечләре нигезендә Татарстанның Пенсия фонды бүлеге югары күрсәткечләргә ия. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда бу күрсәткеч 98,43 процент булган.


Безнең бурыч – кәгазь документлар әйләнешен тулысынча бетерү
- Илдә “Россиянең цифрлы икътисады” программасын актив тормышка ашыру бара. Бу эштә сез ничек катнашасыз?
- “Цифрлы икътисад” программасы өчен максатлар, бурычлар, юнәлешләр һәм Россиядә нәкъ менә цифрлы икътисадны үстерүгә шартлар булдыру өчен дәүләт сәясәтенең төп чаралары билгеләнде. Монда цифрлы мәгълүматлар иҗтимагый-икътисади үсешнең теләсә кайсы тармагы үссен өчен мөһим фактор. Пенсия фонды да читтә кала алмый.
Бу юнәлештә тормышка ашырылган ике иң әһәмиятле проектны билгеләп үтәсем килә. Болар Инвалидлар федераль реестры дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС ФРИ) һәм Социаль тәэмин итү бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИССО). Узган елда инвалидлар федераль реестры мәгълүматлары нигезендә 87 процент пенсия билгеләнгән. Безнең бурыч, әлбәттә, кәгазьдәге документлар әйләнешен тулысынча бетерү.
Пилот проекты кысаларында инвалидлар турында мәгълүмат алу да раслана. Бу медик-социаль экспертиза органнарында танык нәтиҗәләрен киң форматлы тарату белән эшләнә. Узган елда мәгълүмат тәкъдим итүчеләр исемлеге, реестрга җибәрелгән мәгълүмат күләме артты. Тематик форумнар ярдәмендә шәхси кабинетлар да киңәйде, ФРИ һәм ЕГИССО интеграциясе булды.
ЕГИССО сәнәгать эксплуатациясенә 2018 елның 1 гыйнварыннан кереште. Порталда шәхси кабинет ачылды. Монда кулланучы социаль ярдәм чараларын һәм аларны тормышка ашыру хокукларын күрә ала. Ә төрле югарылыктагы хакимият өчен аларга бертөрле мәгълүматны электрон рәвештә карарга ярдәм итә.
Моннан тыш, ЕГИСО сайтында социаль калькулятор дип аталучы яңа сервис ачылды. Ул гражданнарга индивидуаль мәгълүмат һәм системага бирелгән статуслар ярдәмендә төрле социаль льготалар һәм хезмәтләр өчен хокукларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Әлеге проектларны тормышка ашыру – Пенсия фондының киң масштаблы проектларны хәл итә алуын күрсәтә торган ачыктан-ачык мәгълүмат.
- Консультация алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Бүлекнең телефон номеры - 27-9-27-27. Моңа Казан һәм республика халкы таарфыннан ихтыяҗ зур. Узган елда ул Казанның 160 мең гражданына хезмәт күрсәтте.
Нинди дә булса сәбәп белән шалтырата алмагансыз икән, бездә кире элемтә эшли. Әгәр сез эш сәгате булмаган вакытта шалтыраткансыз яки сезгә җавап бирмәгәннәр икән, оператор киредән шалтырату җибәрә һәм сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирә.
Шулай ук бездә үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең автоматлашкан тавыш системасы эшли. Ул гражданнарга тавыш ярдәмендә үзләренә кызыклы тематиканы сайларга, типик сорауларга җавап табарга, территориаль идарәләрнең эш графигы һәм вакыты турында белергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, без социаль челтәрләрдә дә эшлибез. Һәрвакыт закондагы үзгәрешләр турында белергә була. Шулай ук онлайн рәвештә сорау бирергә һәм җавап алырга була.

Мәгълүмат: Екатерина ФАДЕЕВА, "Интертат"

Екатерина ФАДЕЕВА

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/tatarstan-buencha-pensiya-fondy-idar-chese-eduard-vafin-pensiyane-kired-n-sanau-r-grazhdanin-chen-in/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X