Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татарча диктант»ны онлайн язып булачак

«Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе алтынчы тапкыр үткәрелә

Бүген 11.00 сәгатьтә «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе башлана. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Быел акция алтынчы тапкыр үткәрелә.

Акция өч көн дәвам итә. 10 сентябрь - Татарстан һәм Башкортостан Республикалары, 11 сентябрь - Россия Федерациясе төбәкләре, 12 сентябрь көнне чит илләр диктант язачак.

«Татарча диктант»ны Россия Федерациясе төбәкләре, чит илләр, Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан булдырылган мәйданчыкларга килеп; мөстәкыйль рәвештә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляцияны кушып; һәм http://diktant.tatar/ сайтына кереп, онлайн (клавиатура ярдәмендә) язу мөмкинчелеге булачак.

Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен «Татмедиа»да да үткәрәчәкләр. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары һәм журналистлар катнашачак. Диктантны «Татар-информ» аша онлайн да язып була. Диктант текстын "Татар-информ" журналисты Гадел Әхмәтҗанов укыячак.

Татар телендәге диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтыннан белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев