Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Татар сүзе" конкурсында катнашырга Георгий Ибушев чакыра

Республикада татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучылар өчен "Татар сүзе" республика конкурсы игълан ителде

"Татар сүзе" конкурсы өчен Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев "Шүрәле" дигән шигырь язган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сөйләде.  Әлеге җырны көйгә салып, конкурсның реклама ролигына әверелдергәннәр. Җырны Георгий Ибушев үзе башкара. Ролик Шаян ТВ телеканалында күрсәтеләчәк.

"Татар сүзе" ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә. Конкурста 3 номинация бар - шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл. Конкурста катнашучылар 3 категориягә бүленеп бәяләнчәк:  10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар. Конкурсның премиаль фонды 1 миллион сумны тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев