Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татар блогинг мәктәбендә Римма Никитина урынсыз тәнкыйтьне ачыкларга өйрәтте

Татар блогинг мәктәбендә Римма Никитина урынсыз тәнкыйтьне ачыкларга өйрәтте.

5 апрель көнне җырчы Римма Никитина “Волга” яшьләр үзәгендә II “ZAMAN Татар блогинг мәктәбе”ндә үз социаль челтәрләре мисалында адекват тәнкыйтьне урынсыздан аерырга өйрәтте. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

“Тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк. Кайчак чыннан да йөрәккә нык бәрүче сүзләр язалар. Әмма адекват язылучылар, тәнкыйть белдерергә теләгәндә, аны үзеңә генә яза яисә үз фикерләрен концерттан соң килеп әйтә”, - диде җырчы.

Ул бер мисал да китерде. “Берсендә бер апа килде дә, “Римма, бу ак костюмың бик матур булган, ләкин бу брошка монда килешми, әйдә башканы куйыйк әле. Син үпкәли күрмә, яме, мин синең сәхнәдән матур булып күренүеңне телим”, - диде. Мин ул апаның сүзен тыңлап, брошканы үзгәрттем һәм аның хаклы булуына инандым, чөнки костюм чыннан да “менә дигән” булып чыкты”, - диде Римма Никитина.

Җырчыга тәнкыйтьләүчеләр турындагы сорауны “Татар малай” исеме белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов бирде. “Тәнкыйтьләүчеләр белән ничек көрәшәсез һәм гомумән тәнкыйтьне ничек кабул итәсез”, - диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев