Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тарихка кереп калырдай вакыйга - Яков Емельянов үзәгендә "Безнең ил күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә 16 октябрьга кадәр дәвам итәчәк

Бүген Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен рәссамнары эшләрен берләштергән “Безнең ил” күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы рәссамнары Союзы члены Илья Максимов, рәссам Виктор Селивёрстов, этнорәсем, керәшен костюмнары буенча белгеч Валентина Максимова, дизайнер, архитектор, скульптор Эдгар Филиппов һәм җырчы, рәссам Надежда Игнатьеваның картиналары урын алды.

Илья Максимов картинасы

Надежда Игнатьева картинасы

Виктор Селивёрстов картинасы

Эдгар Филиппов картинасы

Валентина Максимова панносы

2013 елда Казан кремлендә “Искусство кряшен” декоратив сәнгать күргәзмәсе үткәрелгән иде. Әлеге күргәзмәгә эшләрне авыл музейларыннан җыйган булганнар. Анда Илья Максимовның эшләре дә күрсәтелә. Ул анда бердәнбер художник була. Бүген, исә, беренче тапкыр сынлы сәнгать күргәзмәсе оештырылды. “Рәссамнарның эшләрендә без этник чагылыш күрәбез”, - диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева. Ул рәссамнарның үз картиналарында керәшеннәрне төгәл төшерүләре, киемнәренең һәрбер элементын дөрес бирүләрен билгеләп узды. “Кайбер картиналарда киеменә карап, нинди халык сурәтләнгәнен дә аңлап булмый. Керәшен рәссамнары бу яктан намуслы. Бу картиналарга карап “Әйе, бу, чыннан да, керәшеннәр дип әйтергә була”, - диде ул. Ул күргәзмәдә хатын-кыз рәссамнар Валентина Максимова һәм Надежда Игнатьева картиналары күрсәтелүен дә уңай бәяләде.

Күргәзмә эстетик планда гына түгел, керәшеннәр белән таныштыру өчен дә бик мөһим. Бу турыда Татарстан Республикасы рәссамнары Союзы члены Илнур Бакиров әйтте. Аның бу сүзләре дөреслеккә дә туры килә. Чөнки күргәзмәгә килүчеләр арасында керәшеннәр турында белмәүчеләр дә бар иде. Шуларның берсе Удмуртиядән Анастасия Прикуль. Ул картиналарда төшерелгән керәшеннәрнең удмуртлар белән охшаш якларын тапкан. “Костюмнарга карасак та, без күбрәк татарлар белән түгел, удмуртлар белән уртак якларны күрәбез. Аермалары бар билгеле. Удмуртларда күбрәк кара, караңгы кызыл төсләр кулланылса, керәшеннәрдә якты төсләр дә кулланыла”, - диде Анастасия Прикуль.

Күргәзмәне карарга килгән Республика традицион фольклор үзәге хезмәткәре Сөмбелә Вәлиәхмәтова: “Керәшеннәрнең татарныкыннан аермалы буларак уникаль мәдәнияте бар. Алар мәдәниятне саклауда бик зур эш башкаралар, бик күп көч куялар. Бу күргәзмә моның ачык дәлиле. Мин бик сокланам. Максимовның эшләре бик колоритлы. Аның портретларында да кешеләр үзләре, аларның эмоцияләре шундый төгәл бирелгән. Бер мизгелдә катып калган кебек...”, - дип сөйләде.

“Безнең ил” күргәзмәсенең төп максатларының берсе керәшен рәссамнарын җәлеп итү булган. Бу турыда рәссам Илья Максимов әйтте. “Бу, мөгаен, тарихка кереп калырдай беренче күргәзмә булыр. Һәм бу эш алга таба да дәвам ителер”, - диде ул. Киләчәктә рәссам нагайбәк рәссамнары белән эшләргә теләүләре һәм бу эшкә талантлы яшь рәссамнарны да җәлеп итәргә җыенулары турында белдерде.

Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова бу күргәзмәнең аңа бик кадерле булуын әйтте. “Илья Максимов минем әниемнең портретын язды. Анда әнием тәре алдында Библия укып утыра. Бүген дә әнием исән-сау, Аллага шөкер. Минем әнием портреты бу йортта әле тагын бер ай торачак. Бу минем өчен зур куаныч, горурлык”, - диде ул.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе Нәҗип Исмәгыйлев, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева да катнашты.

Күргәзмә 16 октябрьга кадәр дәвам итәчәк.

Милена Новикова һәм Марина Скворцова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев