Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев: "Баграж чиста күңелле кешеләре белән исемдә калды"

Узган шимбәдә Зәй якларына Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя ханым, балалары, оныклары, туганнары килде. Алар нәсел тамырлары тоташкан Бигеш һәм Урта Баграж авылларында булдылар. Бигеш зиратында Аяз Гыйләҗевнең әти-әнисе җирләнгән, биредә әби-бабалары каберен зиарат кылдылар.

Урта Багражда мөхтәрәм кунакларны  дәртле керәшен җырлары белән каршы алдылар.

Төп нигездә

Аяз Гыйләҗевнең  әти-әнисе укытучылар булган, аларны элек бер авылдан – икенчесенә, бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөрткәннәр. Гыйләҗевлар гаиләсендә  Урта Баграждагы  йорт – аларның беренче үз нигезләре. Хәзер әлеге йорт музей буларак эшли.
Аяз Гыйләҗев Урта Баграж авылын халкына – керәшеннәргә гомер буе рәхмәтле булган. Бу аның әсәрләрендә ачык күренә. Шушы авыл кешеләрен, мондагы сукмакларны, чишмәләрне, тауны язучының китапларыннан җиңел таныйсың.

– Сагынып, ашкынып кайттык бу нигезгә. Мин сезнең авылның килене, кадерле туганнарым, авылдашларым, дип дәшәм сезгә. Без ярдәмчел Баграж халкына мең-мең рәхмәтлебез. Әти-әниебезне хөрмәт итеп яшәдегез сез. 1955 елда - Аяз төрмәдән кайтканда, әти белән әни мәктәп ихатасындагы бик иске генә кечкенә салам түбәле йортта яши иде. Без – балалары әти белән әниебезгә үз йортларын булдырырга ярдәм итүне максат итеп куйдык.1960 елда шушы йортны тергездек. Аның өчен әти белән әнинең куануларына чик-чама булмады, моңа кадәр шәхсән үз йортлары булмаган кешеләргә бу төп нигез булды. Зәй төбәге, биредә яшәүче керәшен халкы безнең якын кешеләребезгә әйләнде, – диде Нәкыя ханым.

Кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе истәлегенә ташлар куелган Минәй чишмәсенә төшеп, шифалы судан да авыз итте. Соңыннан авыл мәдәният йортында очрашу  узды. Очрашуны үзәк китапханә хезмәткәрләре  оештырып, ул хәтер-хатирәләрне искә алып, җыр-моң белән үрелеп барды.

– Баладан да кадерле, баладан да газиз зат юк беребез өчен дә.  Әтинең дүрт малае булды, иң кыенлык китерүче мин булдым, алар минем тоткынлыкта булуым  өчен бик борчылдылар, дип сөйли иде Аяз. Аяз тоткынлыкта булганга, халык дошманы дигән нахак исем тагылып, әтине 55 яше тулмас борын эшеннән куып чыгардылар. Әти-әни алдында мин -  иң зур бурычлы бала, мин әти-әниемә бу бурычны түләргә тиеш, дип яшәде Аяз. Әти-әниебез белән бик тату яшәдек, – дип сөйләде Нәкыя апа.

“Балачагыбыз үткән Баграж”

Очрашуда Аяз Гыйләҗевнең уллары Искәндәр, Мансур, Рашат та Урта Баграж белән бәйле хатирәләрен яңартты.

Искәндәр Гыйләҗев,  тарихчы-галим, фәннәр докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе:

– Баграж минем күңелемә эчкерсез, чиста күңелле кешеләр яши торган, искиткеч матур урманы, елгасы, таулары белән, әкияти урын булып истә калды. Мин – шәһәр егете,  шушы авылда саф татарча итеп сөйләшергә өйрәндем. Күршеләребез Василий белән Марина Тавлиновлар бик риясыз, ихлас кешеләр иде. Аларның уллары Микулай белән Иван – минем дуслар. Икенче күршебездә Кузьминнар яшәде, миңа иптәшкә аларның да уллары бар иде – Сашка. Кызганычка каршы, Микулай да, Сашка да, Тавлиновлар да, Алексей дәдәй Кузьмин да мәрхүмнәр инде. Кая гына барсам да, мин башка авылларны Баграж белән чагыштырам. Аракы, Минәй чишмәләре суы кебек тәмле суны минем беркайда эчкәнем юк.

Драматург, Татарстанның атказанган cәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев:

– Безнең бабаларыбызны авыр елларда керәшен авылы сыендырган. Әтиебез гомере буе безгә керәшеннәр, аларның гореф-гадәтләре, җырлары турында хөрмәт белән сөйләде. Гомер буе керәшеннәр дөньясыннан материаллар туплады.  Без дә шушы авылга хөрмәт белән карадык. Минем “Микулай” пьесам да шул рәвешле туды, сентябрь аенда ул киноэкраннар аша күрсәтеләчәк.  Әсәрдәге күп кенә фактлар үзебезнең гаиләбезнең тарихыннан алынган. Микулай образы  Багражда яшәүче кешеләрдән җыелды. Язганда Микулай дустым, бөтен күршеләребез искә төште. Микулайның беренче прототибы күршем Микулай булса, икенчесе – үзем. Әлеге образ бик нык минем язмышыма бәйләнгән.

“Туган кырларымда тибрәлгән мәтрүшкәләр”

Очрашуда Аяз Гыйләҗевнең бертуганнары Азат, Алмаз, Альберт абыйның да балалары катнашты. Азат Гыйләҗевнең кызы, биш китап авторы, "Ләйсән" әдәби берләшмәсе әгъзасы  Рушания Гыйләҗева да Баграж яклары белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

– Әтием – Азат Гыйләҗев бик талантлы шәхес иде. Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында 13 ел мәктәптә укыту-уку эшләре мөдире булып эшләде, физика фәнен укытты. Әтием оста гармунчы иде, ә әнием  Фидания бик матур җырлый. Алар да бабам белән әбиемә даими ярдәм кулы сузып яшәде. Бүгенге көндә исән йортның бурасына әтием Азат белән әнием Фидания  отпускной акчаларын тулысынча бабайларга биргәннәр.

Урта Баграж - Мирсәет бабам белән Мөгәттәрә әбиемне генә түгел, без - балаларны да җылы кочагына сыендырган авыл. Җәйге каникуллар җитсә, бабам йорты артында гына сызылып аккан елгага без күрше Микулай һәм Иван белән бергә төшәбез, көннәр буе шунда чупырдыйбыз, уйныйбыз. Сулап туймаслык, ипигә ягып ашарлык чиста һава, йомшак су җылысы үзенә әсир иткәндер. Без уянуга әбиемнең мич алдында пешергән ашап туймаслык түгәрәк коймаклары тәмен әле дә тоям кебек... Без кунакка кайтканда ул коймакны кичтән үк әчегә куяр иде, беркайчан да арыдым дип уфтанганын хәтерләмим. Ә кичләрен кино карарга клубка төшәбез. Кинодан соң артымнан “бер көтү” малай озата кайта. Кая инде, мин – чая кыз алардан качу ягын гына карыйм. Ә туганым Искәндәрдән: “Әллә Рушания синең кызыңмы?”– дип сорыйлар икән.

Бабамның бер-ике умартасы бар иде. Үзе шундый тыныч, сабыр. Бабам һәр онык туган саен берәр агач утырта торган булган. Бабам белән әбием – иң якты хатирәләрем ияләре, гел исемдә.

Урта Багражда  узган очрашу җылы хис-тәэсирләр генә калдырды. Павел Минеев җитәкләгән авыл халкы очрашуга рәвешенә китереп әзерләнгән - таң калырлык! Ул җыр белән каршы алулар, чишмә буенда коймаклы чәй өстәле әзерләүләре, клубта уздырылган очрашу, җырчылар, әсәрдәге өзекне сәнгатьле укучылар, мул өстәл! Очрашуыбыз күңелдә мәңге истә калырлык бер тылсымлы мизгел булып сакланыр. Авыл шундый чиста, матур урамнарга карап сокландык! Бабайларның ишегалдың җыештырып, ялт иттереп куйганнар. Бу изге эш Мирсәет бабам, Мөгәттәрә әбием рухы шат булсынга юнәлтелгәндер дип саныйм.

Очрашу ахырында Алмаз Гыйләҗев көй язган “Мәтрүшкәләр” җырын барысы бергә кушылып җырладылар һәм мәшһүр якташыбызның татар дөньясы өчен нинди тирән мәгънәле җыр калдыруы ассызыкланды.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев