Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«TARIH»ны яшьләр ясый

Октябрь уртасында Казан Кремлендә “Бик матур” дефилесы узды.

Аның кысаларында символик исемле “TARIH” (“Тарих” – ред.) заманча керәшен киеме коллекциясе тәкъдим ителде.

Юкка гына “Киемеңә карап каршы алалар” диеп әйтмиләр. Кешенең тышкы кыяфәте, кием-салымы аның кем булуы турында сөйли ала.

Соңгы елларда милли киемгә игътибар артты. Әйе, аның борынгы аутентик формалары сакланмаса да, дизайнерлар, рәссамнар миллилекне заманчалаштыру өстендә эшли. Җәмгыять моны төрлечә кабул итә. Яшьләр кызыксынып караса, олыларда бераз сагаю бар.

Керәшен яшьләре дә милли киемне актуальләштерү өстендә эшли башлады. “TARIH” брендының чишмә башында – “Бәрәкәт” керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм Яков Емельянов исемендәге үзәкнең дизайн һәм кул эшләре остасы Элина Якупова.

– Үзебезнең брендны булдыру күптәнге хыялым иде. Өч атна буе әзерләндек, тектек, модельләр белән эшләдек һәм, ниһаять, дефиледа нәтиҗәләребезне күрсәттек. Бу – заманча беренче керәшен киеме коллекциясе! Брендның исеменнән үк күренеп тора: киемнәрне үз тарихларын, тамырларын онытмасыннар дип, керәшен яшьләре өчен махсус тектек. Кием үрнәкләре көндәлек тормышка, урам стиленә яраклаштырылган, – дип үз фикере белән уртаклашты Алексей Дмитриев.

Керәшен бренды өчен җан атырга дип Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да килгән иде. Милли киемне заманчалаштыруга карата аның да фикерен белдек.

– Мин мондый үзгәрешләрне хуплыйм. Шушы эшкә алынырга күптәннән теләгән идек. Мәдәни үзәктә иҗат итүче дизайнерыбыз Элина Рәшидовна бөтен яңалыкларны күтәреп ала, бик креатив. Киләчәктә “TARIH” брендын олы буын кешеләре дә хуплар, дип уйлыйм, чөнки этника бер урында торырга тиеш түгел. Яшьләргә чабата кидереп булмый, шуңа үзләре тоемлаганча, үзләре ничек күрәләр – шулай булсын дип, ирек бирәбез. Шулвакытта этника алга барыр, – диде ул.

Татьяна Ефремованың “Ак калфак” җыры астында әлеге яңа брендның 9 кием үрнәге күрсәтелде. “Бик матур” дефилесында хатын-кызлар өчен булган модельләр генә бар иде, әмма “TARIH”та егетләр һәм ирләр өчен тегелгән кием үрнәкләре дә инде әзер.

Киемнәргә килгәндә, барысында да миллилек төсмере бар. Традицион шакмак булсынмы, керәшен бизәге я ачык кызыл төсме – карашны үзенә җәлеп итә. Әйе, бераз шомартасы детальләр әле бар.

Презентациядән соң, “TARIH”лылар җитештерү цехын әзерли башлаганнар. Аның өчен тегү машиналары, махсус өстәл алганнар. Яңа модельләр өстендә дә эшлиләр. Әлеге процесс бик үк тиз бармаса да, декабрь урталарына “Тарих” брендының киемнәре интернет-кибет аша сатыла башлаячак, дип көтелә. “Планнар зурдан булса да, барлык серләрне ачып бетерергә ашыкмыйбыз”, – диде брендның дизайнеры Элина Якупова.

Ә шулай да, “TARIH” – керәшен культурасы өчен зур бер вакыйга һәм киләчәккә таба кыю адым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев