Тәмтенең үзенә генә хас булган тарихы, үз мохите, данлыклы шәхесләре бар
Тәмте Теләче районына керә торган авыл. Ул үткән тарихыбызның бер өлеше, аңарда халкыбызның моңы-зары, шатлыгы, куанычы һәм сагышы.
Тәмте авылы урнашкан урын бик матур Нырсы елгасы буенда. Авылда яшәүче халыкның төп кәсебе игенчелек, терлекчелек булган. Шулай ук авыл чүлмәк ясаучылары белән дан тоткан.
Элек Тәмте авылы урманга таба Тәмте елгасы буенда урнашкан булган. Көчле янгында авыл янып беткән. Андагы кешеләрнең бер өлеше хәзерге авыл урынына күчә, кайберләре Лаеш, Кукмара якларна китә, дигән фикерләр бар.
Тәмтенең үзенчәлекле елгалары, урман, күлләре, болыннары бар.
Елгалар: “Кирәмәт” елгасы, “Мекеш” елгасы, “Олы саз” елгасы, “Ташлы елга”, “Нырсы“ елгасы, “Айдар” елгасы, “Тәмте” елгасы урманга таба урнашкан елга. Елгаларга бай Тәмте.
Торна” күле, “Тәмте” болыны, “Даулы” болын һәм урманы бар. Мекеш елгасында “Салкын” чишмә бар, бу чишмә кояш чыгышына каршы урнашкан, шуңа күрә халык телендә “Салкын” чишмә дип атала.
19 гасырның 1 нче яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. 20 гасыр башында авылда су тегермәне, 2 сәүдә лавкасы эшләгән.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Мамадыш өязенең Шомырбаш волостена керә.
1920 елдан Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составында.
1930 нчы елдан Балык Бистәсе районында,
1935 нче елдан Теләче районында,
1959 нчы елдан Саба районында,
1991 нче елдан Теләче районында.
Тәмте авылның тарихи борынгылыгы турында бүгенге көнгә кадәр сакланган зур күләмле кабер ташы, ике зур зираты бары билгеле. К1873 елда Тәмте авылында татар-керәшен мәктәбе ачыла, Н.И.Ильминский методикасы белән укытыла, көннең беренче яртысында чиркәү телендә җырлар өйрәтәләр, аннан соң язарга һәм укырга өйрәткәннәр.
Тәмте авылы Карабаян чиркәүе (1800 еллар) приходына керә, чиркәү “Казан Алласы Изге кыз Мария” исемен йөртә. Бу чиркәүгә Тәмте, Иске Карабаян, Карабаян авыллары кергән. Бәйрәмнәрне элек чиркәү бүлеп биргән. Тәмте авылына Изге кыз Мариянең иконасы табылган көн туры килә. Карабаян чиркәве Тәмте авылына "Казан Изге кыз Мария” бәйрәмен беркетә. Халык телендә “Казанский” бәйрәме.
“Казанский” көнне элек-электән иртән торып кеше чиркәүгә келәү итәргә барган (Карабаян чиркәүенә). Казанский җыены булган. Элек бәйрәм көндез булган. (3 көн бәйрәм иткәннәр).
Тәмте авылының күренекле кешеләре:
Илья Николаевич Максимов, Татарстан республикасы Рәссамнар берлеге әгы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Морозов Николай Васильевич, академик, биология фәннәре докторы.
Князева Ольга Николаевна (08.09.1954. -03.01.2015). 1976 елда фехтование буенча Олимпия чемпионы, күп тапкырлар дөнья чемпионы.
Светлана Борисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев